Казанда төнлә машина баганага килеп бәрелгән, ике кеше имгәнгән
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Төнлә Казанда авто баганага бәрелгән. Машина йөртүче һәм пассажир җәрәхәтләнгән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Кичә кич белән Габишев урамында җиңел машина баганага бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир зыян күрде.