Татарстанда атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Гидрометеорология җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, аномаль салкын һава торышы фаразлады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Атна дәвамында Татарстанда, Башкортстанда, шулай ук Әстерхан, Саратов, Омск, Свердловск өлкәләрендә салкын һава торышы көтелә.
«Температура -20...-25 градус булачак», - дип билгеләп үтте Вильфанд.
Аның сүзләренчә, климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк.