Казанда чит ил машинасы «зебра»да укучыны бәрдерә
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы укучыны «зебра»да бәрдерә. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр. 27 ноябрь кичендә «Киа Рио» шоферы Болотников урамында 14 яшьлек укучыны бәрдерә. Яшүсмер «зебра» да була, әмма машина йөртүче аңа юл бирми. Бәрелү нәтиҗәсендә укучының башы җәрәхәтләнгән.