Чаллыда боз астына төшеп киткән чаңгычыны коткарганнар
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда боз астына төшеп киткән чаңгычыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның Чаллыдагы үз корреспонденты хәбәр итте. Кешеләр шәһәр пляжларының берсендә Чулман елгасында чаңгыда шуган ир-атның боз астына төшеп китүен күреп калган. Бу хәлгә очраклы рәвештә тап булган икенче бер чаңгычы, аның янына сак кына килеп, ир-атны судан тартып чыгарган һәм ватрушкада яр буена алып чыккан. Урынга килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре ир-атка коры киемнәр кидергән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.