Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулаткы районының «Күмәк көч» газетасына 90 ел тулды
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулаткы районының «Күмәк көч» район газетасы тиздән үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу турыда татар телендәге « Күмәк көч » басмасының сайтында хәбәр ителә. «Әлегә бәйрәм чаралары нинди форматта үтәчәге билгеле булмаса да, газета битләрендә элек елларда редакциядә хезмәт куйган кешеләр, газета тормышы белән бәйле булган вакыйгалар, „Күмәк көч“ газетасы тарихында урын алган шәхесләр турында даими яктыртып киләбез», диелә бу хәбәрдә. Бер гасырга якын вакыт эчендә район газетасы исемен үзгәртмәгән, алмаштырмаган. Бу газета 1957 елга кадәр бер битле итеп басылып килгән, аннан дүрт битле булып, ә хәзер инде унике биттә чыгарыла. 1962-65 елларда районнарны берләштерү чорында ул Иске Кулаткыда түгел, ә Новоспасск эшчеләр бистәсендә «Сельская правда» газетасының кушымтасы итеп басыла, дип хәбәр итә район басмасы.