Әлмәттә «Мин — яшь хәрәкәт инспекторы» акциясе үткәрелде
(Әлмәт, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 7 нче мәктәбендә «Мин — яшь хәрәкәт инспекторы» акциясе үткәрделәр. Анда мәптәпнең яшь инспекторлары катнашты. Бу хакта район газетасы яза. Акциянең максаты - юл һәлакәтләрен киметү. ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән викторина вакытында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Балалар, командаларга бүленеп, тематик конкурста катнаштылар, табышмаклар чишеп, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан акциядә катнашучылар урамга чыгып, машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләренең куркыныч сәбәпләргә китерүен аңлаткан билгеләр таратты, диелә хәбәрдә.