Баулыда ТАССРның 100 еллыгында йөзенче пар никахлашкан
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Республиканың Баулы районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ТАССРның 100 еллыгы елында йөзенче пар гаилә корган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь гаиләне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сиринә Мөрсәлимова котлады һәм никахлашу турында таныклык тапшырды.
Сиринә Мөрсәлимова Прониннарны гаилә корулары белән котлады, аларның уртак тормышы һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт белән тулы булуын теләде, район җитәкчелегеннән кыйммәтле бүләк һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.