Путин «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистларын юбилей белән котлады
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистларын бөтенроссия оешмасы төзелүнең биш еллыгы белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган. Путин бөтенроссия хәрәкәте бу вакыт эчендә «үзенең иҗади, гуманистик потенциалын шактый ныгытты, югары иҗтимагый абруй яулады», диде. Бүген масштаблы һәм гомуммилләтле проект үсә, яңа инициативалар һәм реаль эшләр белән тулылана һәм сизгер, битараф булмаган кешеләрне игелекле миссия белән берләштерә, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. «Җиңү волонтерлары» үз көчләрен ветераннарга ярдәм итүгә юнәлдерә, мемориаллар һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерә, масштаблы патриотик чаралар оештыра. Моннан тыш, Covid-19 белән бәйле катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә активистларның фидакарь, җайга салынган эше тирән хөрмәткә лаек, дип йомгаклады Путин.