Әлмәттәге ике социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча төзелгән ике күпфатирлы йорт ярашлылык турында бәяләмә алды. Объектлар социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән. Объектны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзи. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел тугыз айда күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре 2685 төзелеш объектын тикшергән, 1075 күрсәтмә чыгарылган һәм 1111 беркетмә төзегән. Бүгенге көндә инспекция контролендә 1108 объект тора, проект документларына туры килү турында 250 бәяләмә бирелгән.
Шуларның 11е социаль ипотека буенча республика программасы нигезендә төзелгән. Документны Әлмәттә ике йорт, Казанда өч, тагын өчесе — Түбән Камада, берәр йорт Нурлатта, Арчада һәм Алабугада алган.
Хәзер шундый ук ташламалы йортлар Чаллы, Казан һәм Түбән Камада тикшерелә, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.