Ульяновскида Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының эшчәнлеген бәяләделәр
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының күчмә утырышы узды. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск региональ бүлекчәсе эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. «Гөлфирә Алиякберова җитәкчелек иткән оешма өлкәбезнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә... Читать дальше...