Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 22.03.2021

Габделхак Мотыйгуллин кабан дуңгызлары аз атылган районнарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин кабан дуңгызлары аз атылган районнарны атады. «Кабаннар тиз үрчи, шуңа аларны атуны дәвам итәргә кирәк, чөнки вазгыять начар булган пунктлардан кабаннар башка территорияләргә күчеп, вирус йоктыра. Ел башыннан кабаннар 30 баштан да кимрәк атылган районнар билгеле: болар  Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Менделеевск, Сарман, Чистай, Ютазы районнары», ... Читать дальше...

«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачагын хәбәр итте. Намаз уку бүлмәсенең ачылышы 25 мартта кичке сәгать дүрттә булачак. Ул икенче катта урнашкан (холлда күрсәткеч бар). Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яр Чаллы шәһәренең берничә сәүдә үзәге җитәкчеләренә намаз уку өчен бүлмәләр... Читать дальше...

Татарстанга тагын 8,8 мең доза «Спутника V» вакцинасы кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасы партиясе кайтарылган. «Шимбә көнне 8,8 мең доза вакцина кайтарылды», - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу атнада республикада «Спутник V» препаратының тагын бер партиясе кайтуын көтәләр.



Россиядә шикәр һәм май җитештерүчеләргә субсидияләр кертергә мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләргә кайбер субсидияләр кертү турында фикер алыша. РФ Беренче вице-премьеры Андрей Белоусов социаль әһәмияткә ия товарларга куллану бәяләренең үзгәрүенә мониторинг һәм оператив җавап бирү буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Очрашу нәтиҗәләре буенча Белоусов шикәргә ике айга, көнбагыш маена октябрьгә кадәр бәяләрне тотрыклыландыру турындагы килешүне озайту турында бизнес белән фикер алышырга кушты. Читать дальше...

«Ак барс» хоккей клубы җанатарларның дисциплинар регламентны бозуына аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Уфа-Арена»да плей-офф сериясендәге өченче матч башланыр алдыннан «Ак Барс» җанатарларының Башкортстан гимны барышында кычкыруларына Казан клубы аңлатма бирде. «Салават Юлаев» командасы белән өченче очрашуда «Ак барс» җанатарлары Башкортстан гимны барышында үз командаларының исемен кычкыра башлый. Казан командасының рәсми сайтында бу хәлгә аңлатма бирделәр. «Башкортстан гимны вакытында „Ак Барс“ фанатларының команда исемен кычкырулары — планлаштырылган акция түгел, ә аңлашылмаучанлык. Читать дальше...

Мәскәү өлкәсендә мөселман хатын-кыз иренә икенче хатын эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсеннән яшь мөселман хатыны Нәргизә Тлеумбәтова иренә икенче хатын эзли. Интерфакс хәбәр итүенчә, ул ире күп хатын белән зур гаилә корып яшәргә теләк белдергәч бу адымга барган. Ислам җәмгыяте вәкилләре гаиләне тулыландыруның мондый ысулын хупламаган. Нәргизәнең ире Сергей исемле рус егете, ул ислам динен кабул иткән. Туйга ике көн кала кәләшенә берничә хатын белән яшәргә җыенуы турында әйтә.   «Ирем зур гаиләдә яшәргә һәм балаларның күп булуын тели. Бу теләкне мин хөрмәт итәм. Читать дальше...

Прокуратура: Филләр сугышы Казанда цирк эшен туктату өчен сәбәп түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Вахитов районы прокуратурасы Казан циркында филләр сугышканнан соң тикшерү башлаган. Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый, хайваннарны тоту шартларын, шулай ук цирк тамашачыларының иминлеген тәэмин итү чаралары үтәлешен тикшерә.  Беренче чиратта прокуратура вәкилләре вакыйга урынын — цирк манежын карады. Чакырылган белгечләр, шул исәптән Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) инспекторлары... Читать дальше...



Ветеринария идарәсе: Бүген дуңгыз итен 26 районда сатарга рөхсәт юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның 26 районында дуңгыз итен сатарга рөхсәт юк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Президент Указы нигезендә, Африка дуңгыз чумасы буенча 26 район күзәтүдә булганын әйтте. Ул муниципаль берәмлек башлыкларына торак пунктларда барлык дуңгызлар исәптә, теркәлгән булырга тиешлеген искәртте.  «Шәхси хуҗалыкларда ел буе дуңгызларны абзарда асрарга тиешләр... Читать дальше...

Атна ахырына Татарстанда һава температурасы +7 градуска кадәр күтәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Атна ахырына Татарстанда көндезге һава температурасы 7 градуска кадәр күтәреләчәк.  Чәршәмбе, 24 мартка каршы төндә, республика территориясендә салкын атмосфера фронты йогынтысында кар һәм җиңелчә буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы 4-9 градустан түбәнрәк була. Көндез атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктала. Җил юнәлешен төньяк-көнбатышка һәм төньякка алмаштырачак, һава +4, -1 градуска кадәр җылына. Читать дальше...

Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Спутник V» вакцинасын хәләл дип таныды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). РФ мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы Ислам күзлегеннән «Спутник V» вакцинасын куллану рөхсәт ителә дип саный. Дин белгечләре, Коръәнгә сылтама ясап, кеше тәненнән алынган компонентлар булганда, куллану мөмкин түгеллегенә басым ясый. «Әмма шунысын да искәртергә кирәк, кайбер очракларда галимнәр бу мәсьәләдә билгеле бер йомшаклык кертә. Кеше гомерен саклап калу, аның сәламәтлеген саклау мөһим санала», — диелә Интерфакс хәбәрендә. Вакцинада этил спирты микъдары... Читать дальше...

Казан янында башына кадалган ук белән атна буе йөргән этне коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янындагы Васильево бистәсендә волонтерлар башындагы арбалеттан аткан ук белән атна буе йөргән этне коткарган. «Татар-информ»га бу хакта шушында яшәүче Регина Чибрикова сөйләде. Васильевода яшәүче хатын-кыз пабликларның берсенә мөрәҗәгать итә. Ул бер атнага якын башына арбалеттан аткан ук чыгып торган эт йөрүе турында сөйли. Эт үзе янына китерми. Бер көн эчендә волонтерлар һәм зоояклаучылар ярдәмендә этне тоту һәм ветеринария клиникасына илтүгә акча җыйган. Читать дальше...

КФУ һәм Татар китабы йорты татар телендә астрономик атлас әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казан федераль университеты һәм Татар китабы йорты хезмәткәрләре балалар өчен татар телендә астрономик атлас эшли. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без алты ел дәвамында „Гыйлем“ проекты кысаларында фәнне алга этәрү белән шөгыльләнәбез, фәнни-популяр лекцияләр уздырабыз<…>. Хәзер без астрономия буенча тупланган материалны структуралаштырабыз», — диде Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин. Читать дальше...

Дуңгызчылык предприятиесендә эшләүчеләргә шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрарга ярамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин дуңгызчылык предприятиесендә эшләүчеләргә шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрарга ярамауларын әйтте. Аның сүзләренчә, предприятиеләр хезмәт күрсәтүче персоналның яшәү урыны буенча башка дуңгызлар белән элемтәсе булмавын тәэмин итәргә тиеш. «Мәсәлән, „Камский бекон“да 700 кеше эшли. Алар үзләре яши торган шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрарга тиеш түгел», — диде. Читать дальше...

Нәҗибә Ихсанованың кызы артистка истәлегенә Коръән ашы уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Казанда танылган артистка Нәҗибә Ихсанова истәлегенә Коръән ашы булды. Кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова артистканың Галиәсгар Камал театрында бергә эшләгән хезмәттәшләрен, туганнарын, гаилә дусларын чакырды. Хатын-кызлар гына җыелган табында Луиза абыстай Коръән аятьләрен укыды. Нәҗибә Ихсанова 83 яшендә 12 мартта вафат булды. Аны татар җәмәгатьчелеге зур ихтирам белән 15 мартта соңгы юлга озатты. Артистканы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Коронавирустан ике ир-ат (1937 һәм 1939 елларда туган) һәм ике хатын-кыз (1947 һәм 1954 елларда туган) вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.   Татарстанда пандемия башланганнан бирле ковид инфекциясеннән 402 үлем очрагы расланган.

Балаларга ковидтан прививканы ничә яшьтән ясатырга яраганлыгы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург балаларга вакцинацияне дүрт яшьтән ясатырга мөмкинлеген әйтә. Шулай да төгәл яше билгеләнә әле, дип хәбәр итә РИА Новости. Гинцбург фикеренчә, кече яшьтәге балаларга вакцинацияне борын аша ясау мөмкин, бу ысул өстәмә кыенлыклар тудырмый.  «Прививка ясаганда, балаларны берничә төркемгә бүләргә кирәк булачак. 12-13 яшьтән 17 яшькәчә балалардан башларга кирәк. Без хәзер педиатрлар белән эшлибез», - дип сөйләде Гинцбург... Читать дальше...

«Казан утлары» журналы Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабын бастырып чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Казан утлары» журналы Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын бастырып чыгарды. Китапның беренче нөсхәсен журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка бүләк итте. Китапның сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете. Рөстәм Галиуллин, Шамил Садыйковка китапны тапшырганда, сюжеттагы кайбер серләрне ачты. «Хисаметдин Исмәгыйлев ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Блогер Алена Водонаева заявила, что Тимати нужно похудеть





Персональные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Апрель башында киек кошларга язгы ау башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 3 апрельдә киек кошларга язгы ау башлана. «Рөхсәт алачак аучыларга инструкция бирәчәкбез. Рөхсәт иртәгә бирелә башлаячак», — дип хәбәр итте Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгече Ринат Чиспияков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә. Аның сүзләренчә, аучылар кабан мәетләренә юлыкса, бу хакта Ветеринария хезмәтенә, Биологик ресурслар комитетына хәбәр итәргә тиеш булачак. Лабораториягә анализга тапшырылгач, үлем сәбәпләре ачыкланачак. Читать дальше...

Төркиянең Кютахия шәһәрендә Нәүрүз бәйрәмендә татар мәдәнияте турында сөйләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә Кютахия шәһәренең Думлупынар районында «İyi» («Яхшы») партия әгъзалары беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәмен үткәргән. «Рәсми саннарга килгәндә, Думлупынар районында өч меңгә якын халык яши һәм анда Нәүрүз бәйрәме беренче тапкыр үтте. Чарада, җирле халыктан тыш, татар, кыргыз, уйгыр, төрекмән, азәрбайҗан халыклары да килде. Беренче Нәүрүздә татарлар да катнашты, байрак һәм милли кием аша мәдәниятебез белән таныштырдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар кызы... Читать дальше...

В Татарстане в финале конкурса учителей родного языка примут участие 50 педагогов

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

​​​​​​​В Татарстане 50 учителей сразятся за победу в конкурсе родного языка. Конкурс проводится ежегодно в рамках госпрограммы «Сохранение, изучение и развитие государственных языков РТ и других языков в РТ на 2014-2021 годы».

В Нурлатском районе скандинавской ходьбой увлекаются и сельчанки

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В селе Салдакаево то на одной, то на другой улице ближе к вечеру частенько можно встретить женщин, беседующих во время спокойной, неспешной прогулки. А на днях мы познакомились с группой «со стажем», уже около 4 лет занимающейся скандинавской ходьбой.

Ижевскида «Татар малае, Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Ижевскида «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан оештырылган Республикакүләм «Татар малае, Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды. Бәйгенең финалында 5 кыз, 4 малай көч сынашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Балалар саф татар телендә шигырь сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары булып рольләр башкардылар. Чара ахырында мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларга «Ак калфак» кызлары теккән калфаклар да бирелде.

Спорт в России и мире
Москва

«Спартак» набрал больше всех очков в играх с командами из верхней половины таблицы РПЛ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Ивлеева

Суд рассмотрит 25 апреля протокол на Ивлееву за дискредитацию ВС России



Москва

ЦСКА и «Спартак» сыграли 0:0 впервые с 2003 года

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net