Азнакайда «Маяк» газетасының 90 еллыгын билгеләп үттеләр
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Азнакайда «Маяк» газетасының 90 еллыгы билгеләп үтелде. Истәлекле чара шәһәрнең Мәдәният сараенда башланып китте. «Коммуна» исеме белән чыгып килгән газета («Трактор» атамасы да булып ала) эшчәнлеген «Маяк» исеме белән дәвам итә. Бер гасырга якын район халкын ил-көн яңалыклары, төбәк тормышы, анда яшәүчеләрнең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән таныштырып бара. Матбугат чарасына ветераннар, редакция каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсендә иҗат дулкынында кайнаучылар... Читать дальше...