Ижевскида «Татар малае, Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Ижевскида «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан оештырылган Республикакүләм «Татар малае, Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды.
Бәйгенең финалында 5 кыз, 4 малай көч сынашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы .
Балалар саф татар телендә шигырь сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары булып рольләр башкардылар.
Чара ахырында мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларга «Ак калфак» кызлары теккән калфаклар да бирелде.