«Сәхнә» журналы татар артистлары катнашында театраль кичәгә чакыра
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 24 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Сәхнә» журналы март санының презентациясе узачак. Кичәнең махсус кунаклары — театр труппасы артистлары, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева, яшь җырчы Лэйна, Зәринә Хәсәншина, продюсер һәм автор-башкаручы Гүзәлия. Презентациягә керү өчен сылтама аша регистрация узарга кирәк — https://skhn-zhurnaly.timepad.ru/event/1586125/ Урыннар саны чикле. Читать дальше...