Яшел Үзән табибларына ковидтан соң тернәкләнү өчен юлламалар тапшырдылар
(Яшел Үзән, 27 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында Татарстан шифаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк медицина белгечләренә юлламалар тапшырылды. Анда алар ковидтан соң реабилитация узачак. Республиканың 17 районыннан сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатория-поликлиника челтәрендә эшләүче хезмәткәрләргә барлыгы 44 юллама тапшырылды. Һәр район Казан белән элемтә видеосында булды. Чараның модераторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Читать дальше...