Азнакайның Мәлбагыш урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
(Азнакай, 13 март, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Азнакайның Мәлбагыш урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Февраль–март аенда районда барлыгы 19 мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Ә 4 мәктәптә шахмат түгәрәкләре «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Үсеш ноктасы» үзәкләрендә эшләп килә иде. Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Азат Әхмәтшин, мәктәп директорлары катнашты. Читать дальше...