Түбән Камада иске велосипедларны ремонтлап, аз керемле гаиләләргә тапшырачаклар
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Велики» паркында «Велоизгелек» бөтенроссия проекты кысаларында иске велосипедларны кабул итү пункты эшли башлады. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә парк администраторы Рәис Шәехов яза, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда. «Велодобро» проекты Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елдан бирле гамәлдә. Активистлар иске һәм файдаланылмый торган велосипедларны җыеп ремонтлыйлар һәм аз керемле гаилә балаларына тапшыралар», — дип ачыклык кертә Рәис Шәехов. Читать дальше...