Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум була
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 19 мартта Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә этник музыка-инструменталь мәдәният буенча семинар-практикум узачак. Семинар-практикум фольклор коллективлары җитәкчеләре, катнашучылары, Татарстан Республикасы халык иҗатын сөючеләр өчен үткәрелә. Чарада этномузыка белгечләре, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбльләр җитәкчеләре, этник музыка уен кораллары җитештерүчеләр катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...