Татарстан синоптиклары төнлә салкын булуы турында искәртә
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 мартта, Татарстан территориясендә һава торышын антициклонның көнбатыш чиге билгеләячәк.
Төнлә һава температурасының бераз түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Шул ук вакытта явым-төшем ихтималы бик аз. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык хасил була.
Төнлә һава температурасы -6...-11 градус салкын була, аязган вакытта -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +1.. -4 градуска кадәр, төбәкнең көнчыгыш районнарында -7 градус булачак.
«Татар-информ» элек Татарстанда ял көннәренә кадәр көчле кар явуы көтелми, дип хәбәр иткән иде.