123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 25.03.2021

Актаныш районы бакча-мәктәпләре табын кору буенча бәйгедә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 25 март, «Татар-информ»). Актанышта язгы каникуллар чорында мәгариф оешмалары арасында «Иң яхшы кайнар туклануны оештыручы мәгариф оешмасы» дип аталган смотр-конкурс уза. Мәгариф идарәсенең конкурс комиссиясе мәктәпләргә, бакчаларга барып, табын әзерләү үрнәкләренә бәя бирә. Меңнәр, Чуракай мәктәпләре, Әгъбәс, Яңа Әлем бакчалары табын кору, аш-су әзерләү серләре белән беренчеләрдән булып уртаклашты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Һәр пешекче көнлек менюда булган ризыкны технологик карта буенча әзерләү... Читать дальше...

«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Намаз уку бүлмәсе икенче катта урнашкан. Беренче кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылу мөэмин-мөселманнар көндәлек бурычларны үтәү арасында Ислам дине баганасының берсен — намаз укуны тыныч кына башкарырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. Моннан тыш, Камил... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда томан булачагы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар фаразы буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төнлә термометр баганасы -3..-8 градус, аязган вакытта -13 градуска кадәр төшә. Көндез +1дән +6 градуска кадәр җылы булачак.



Ркаил Зәйдулла: Мәктәпләрдә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә өйрәтергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә укытырга кирәк, дип саный Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. «Төбәкләрдән килгән татар теле укытучыларыннан яраткан шагыйрьләрен сорагач, шул ук Габдулла Тукай, Муса Җәлилне әйтәләр. Әлбәттә, аларны белергә кирәк. Ләкин аларны гына өйрәнү әдәбиятыбызны кысу дигән сүз. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов һ.б. — татарның горурлыгы. Читать дальше...

Рәми Гарипов турындагы фильмда «Сестренка» фильмында уйнаган яшь актер да катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстанда республиканың халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган «Шагыйрь көндәлеге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый.Фильмда «Сестренка» фильмында уйнаган яшь актер да катнашачак. « Башинформ »га картинаны оештыручылар сөйләвенчә, шагыйрь 8, 15 һәм 25-30 яшьтә күрсәтеләчәк. Рәминең балачагын «Сестренка» фильмында төп рольдә уйнаган Арслан Крымчурин катнашачак. 15 яшьлек үсмерне Уфа сәнгать институты театр факультетының өченче курс студенты Линар Бәитов башкарачак. Читать дальше...

Россиядә алты ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән россиялеләр өчен тагын алты дәүләт — Германия, Венесуэла, Сирия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Шри-Ланка белән рейслар ачыла. Бу хакта Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.   Карар штаб утырышында кабул ителгән. Анда Россия вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустин катнаша. Авиаочыш үзара килешү нигезендә торгызыла, дип искәртелә. «Аерым илләрдәге эпидемиологик вазгыятьне... Читать дальше...

Башкортстанда шагыйрь Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров суфый шагыйрь һәм ХІХ гасыр мәгърифәтчесе Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков) 200 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куйган. «Башинформ» хәбәр итүенчә, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Искәртеп узыйк, юбилей чаралары Тәтешле районында 2021 елның 8 гыйнварында башланып китте. Югары Тәтешле авылының яңа микрорайонындагы урамнарның берсенә мәгърифәтче исеме бирелде. Бу урамда мемориаль такта ачылды.



Татарстанда тагын ике кеше коронавирус корбаны булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 1930 елда туган хатын-кыз һәм 1956 елда туган ир-ат вирус корбаны булган. Республикада вирустан барлыгы 409 кеше вафат булган.

Белгечләр Болгар һәм Зөя шәһәрчегендә ЮНЕСКО объектларының торышын тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2021 елның ноябрендә Успение чиркәве һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре һәм Болгар тарихи-археология комплексы торышына мониторинг үткәреләчәк. Бу максатларга якынча18 млн сум акча юнәлдереләчәк. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Мәдәни мирас объектларының торышы буенча фәнни-тикшеренү археологик эшләр, мониторинг һәм бәяләү үткәрү: Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре һәм Болгар тарихи-археология комплексы. Контрактның... Читать дальше...

Татар мәдәниятенең онлайн-фестивале Түбән Тагил башлыгы премиясенә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»).Татар мәдәниятенең онлайн-фестивале Түбән Тагил башлыгы премиясенә лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел шәһәр башлыгы премиясенә Милли мәдәният сараеның ике проекты дәгъва итте. Аларның берсе - «Эстет» мода театрының «Сарай каникуллары» һәм икенчесе - «Ялкын» үзешчән сәнгать коллективы оештырган «Дуслар» татар мәдәнияте онлайн-фестивале. Проектлар онлайн-форматта оештырылды. Тантанада шәһәр мэры Владислав Пинаев Милли мәдәният... Читать дальше...

Эльза Мәүлимшина Зыя Камали йорты тарихи кыйммәткә ия түгел дип тапкан экспертизаны шикаять итте

Azatliq.org 

Активист экспертиза белән риза булмавы турында хатны Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе башлыгына юллаган.

Россиядә коронавирустан өченче вакцина җитештерә башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россиядә Чумаков исемендәге үзәктә коронавирустан «КовиВак» вакцинасы чыгарыла башлады. РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков беренче партияне эшләтеп җибәрде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Россиянең өченче вакцинасы гражданнар әйләнешенә чыга һәм озакламый төбәкләрдә барлыкка киләчәк», - диделәр федераль министрлыкның матбугат хезмәтендә. Препарат мускул тукымаларына кертү өчен суспензия рәвешендә җитештерелә, аның 10 ампуласы 4 333 сумнан артмый. Чумаков... Читать дальше...

Баш казый: Бар мәгълүматны телефонга җыйган яшьләрнең истәлекләре сакланмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге яшьләрнең олыгайган көннәрендә смартфоннар аркасында бернинди истәлекләре калмаячак, дип фаразлады Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев. «Бүгенге буын бик бәхетле шикелле. Компьютер да, телефон да бар. Бүген яшьләрнең бөтен мәгълүматы - смартфонда. Шул мәгълүматлар юкка чыккан очракта, бер язу, бер истәлек сакланмаячак. Картайгач, яшьлегегез истәлеге итеп нәрсә укырсыз икән? Хәзер кызларга хатлар да язмыйсыз инде. Читать дальше...

Әширов: Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара татарлар өчен мөһим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар уздыру белән беренче чиратта Татарстан җитәкчелеге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте шөгыльләнергә тиеш. Бу хакта Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла Әширов «Миллиард.татар» порталына биргән интервьюда сөйләде. «Ислам динен кабул итү хәзерге Татарстан территориясендә булды. Идел буе Болгары биредә булган. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны уздыру Татарстанга төшә. Читать дальше...

Йошкар-Олада «ТАССР тарихы» архив документлары күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Марий Эл Республикасы Дәүләт архивында «ТАССР тарихы» дигән архив документлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозицияне ачу 23 мартта булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан үсеше тарихындагы мөһим вакыйгаларны чагылдырган архив документлары катнашучыларда зур кызыксыну уяткан. Күргәзмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерләнгән.

Чаллыда хатын-кыз балалары каршында бергә яшәгән ир-атны үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Төнлә Чаллының 17 комплексындагы бер йорт фатирында полиция хезмәткәрләре 37 яшьлек ир-ат мәетенә тап була. ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, тикшерү фаразлары буенча ир-ат сөяркәсе белән хәмер эчкән. Бераздан алар арасында ызгыш башланган, аннан сугыша башлаганнар. Шулчак хатын пычак ала һәм ир-атның күкрәгенә кадый. Шуннан соң хатынның балигъ булмаган балалары ашыгыч ярдәм чакырта, әмма ир табиблар килгәнче вафат була. Читать дальше...

Җәлил хәзрәт Фазлыев мәдрәсә шәкертләренә шигырьләр язарга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә укучыларга шигырьләр язып карарга тәкъдим итте. «Киләсе елга егетләргә шигырь яздырып карарга кирәк. Бер күренекле кеше: „Теләсә нинди һөнәргә укытып өйрәтергә мөмкин, әмма укытып кына кешедән шагыйрь ясап булмый“, — дигән. Үзегезне сынап карарга кирәк. Иҗатта сүзләр белән эш итәсең. Шунда татар теленең байлыгын да аңлыйсың»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Metallica

Фронтмен Metallica Хэтфилд сделал тату с прахом умершего лидера Motorhead Лемми





Персональные новости
Театр

Театр «У Моста» вернулся в Пермь после трехнедельных гастролей





Менделеевскиның «Шаян» ансамбле 45 еллык юбилеен Мәскәүдә уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Менделеевск районыннан «Шаян» халык иҗаты коллективының юбилей концерты була. Концерт программасы «Без бердәм халык!» дип атала һәм коллективның 45 еллык юбилеена багышлана. Чара республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Ансамбль мәскәүлеләргә Россиянең күпмилләтле мәдәнияте... Читать дальше...

Татарстан мөфтие мөселманнарга туры килә торган вакцинаны сайлап прививка ясатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 7 нче номерлы хастаханәсендә коронавирустан вакцина ясатты. «Бүген беренче тапкыр ясатам. Икенчесе 15 апрельдә булырга тиеш. Прививка ясатканчы табиблар белән киңәшләштем. „ЭпиВакКорона“ вакцинасын ясатырга булдым. Ул синтетик дип тә атала. Ягъни анда аксымнар юк. Шуңа да ул миңа күбрәк туры килә. Голәмәләр советы белән дә киңәшләштек», — диде Камил хәзрәт. Мөфти вакцина ясатуының сәбәпләрен атады. Читать дальше...

Татарстанда «Гаилә фермер династияләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Корстон»да фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантанада гаилә династияләрен бүләкләде. Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясе «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңеп чыкты. Алар 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Лениногорск районының Урмышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудники Росгвардии приняли участие в чемпионате Центрального округа по боксу.


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соперница Арины Соболенко разрыдалась на плече белоруски


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии отечественного судостроения   


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Григорий Лепс

«Я бы поступил иначе»: Юрий Лоза прокомментировал поступок Лепса, выбившего телефон у фанатки



Москва

Корпус на 1225 квартир сдан в составе жилого комплекса на территории ТиНАО

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net