Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Новости за 30.03.2021

Актанышта беренче тапкыр «Киләчәккә адым» балалар фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 30 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Киләчәккә адым» балалар фестивале узды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Фестиваль кысаларында «21 нче гасыр Кулибиннары» бөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабында, «Ворлд-скиллс — Россия-юниор» бәйгесенең «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты «Балта эше» һәм «Тегү эше» компетенцияләре буенча район бәйгеләрендә, укучыларның техник иҗат күргәзмәсендә... Читать дальше...

Баш архитектор Илсөяр Төхвәтуллина: «Безнең милли архитектурабыз бар» - «Идел»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», «Идел» , Рузия Сафиуллина). Казан каласының тарихи һәм заманча йөзе ничек билгеләнә? Башкалабыз тагын да матуррак, төзегрәк, уңайлырак булсын өчен мөһим карарларны кем кабул итә? Идел белән Казансу буенда урнашкан уникаль шәһәрне киләчәктә нинди үзгәрешләр көтә? «Идел» укучысына бу хакта Казанның баш архитекторы Илсөяр Мисхәт кызы Төхвәтуллина сөйли. ХЕЗМӘТЕБЕЗНЕҢ «ҖИМЕШЕ» ЕЛЛАР УЗГАЧ КҮРЕНӘЧӘК — Илсөяр Мисхәтовна, сез Казан шәһәренең баш архитекторы итеп билгеләндегез — иҗат эшеннән түрәлеккә күчтегез. Читать дальше...

Татарстанда исерек хатын ике яшьлек улын буып үтермәкче булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Җәлил бистәсендә яшәүче хатын-кыз ике яшьлек улын үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Тикшерү фаразы буенча, бу хәл быел гыйнвар аенда булган. Бала ашап утырган вакытта аның исерек әнисе малайны муеныннан эләктереп буа башлаган. Баланы аның үги әтисе коткарып калган.  Бу очрак буенча «Кече яшьтәге баланы үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын үз гаебен өлешчә таныган. Хәзер ул сак астында. Читать дальше...



Төркия хакимияте яңадан карантин чараларын катгыйландыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Туристлык сезоны башланыр алдыннан Төркиядә коронавирус белән бәйле карантин чараларын катгыйландыру турында игълан иттеләр. Карантин чаралары Анкара, Истанбул, Измир һәм Анталия курорт зоналарында кертелгән. Бу хакта «Российская газета» яза. Әлеге шәһәрләрдә яңадан ял көннәрендә комендант сәгате кертелә. «Коронавирустан үлүчеләр саны арту гамәлдәге куркынычсызлык чараларын яңадан карарга мәҗбүр итте. Ил халкының 80 проценты яши торган илле сигез провинция янә югары риск зонасына әверелде. Читать дальше...

«Бүреләр» рок-төркеме: Бу концерт татар һәм башкортларны берләштерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 2 апрель 20.00 сәгатьтә Башкортстанның «Бүреләр» башкорт рок-төркеме Казанның Китапханә клубында (Библиотека клубы) (Кремль урамы, 21) беренче концертын тәкъдим итә. «Казанда беренче тапкыр „Мин татарча сөйләшәм“ акциясендә чыгыш ясадык. Казан халкы җылы каршы алды, TAT CULT FEST фестивалендә дә катнаштык. Безне татар халкы бик ошатты, яратып тыңладылар. Бу концерт татарларны һәм башкортларны берләштерәчәк», — дип сөйләде «Татар-информ»га «Бүреләр» төркеменә нигез салучы Илшат Абдуллин. Читать дальше...

Татарстан Гидрометеорология үзәге су басу куркынычы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанга җылылык килү белән, фаразланган яңгырлар кар эрүен активлаштырачак. Бу исә төрле урыннарны су басу куркынычын тудыра. ТР Гидрометеорология үзәге шул хакта кисәтә. Республика шәһәрләрендә түбән урыннарда күпләп су җыелырга мөмкин. Кече елгаларда су акрынлап күтәрелә башлады. Түбәнлекләрдә, елга уентыкларында кар сулары басу куркынычы туа, дип искәртә метеорологлар. Моннан тыш, елгаларның тараю урыннарында — күпер астында, бормаларда һәм елга үзәненең салмак борылышларында боз... Читать дальше...

Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дагыстанда ат чабышы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). 2021 елның 27 мартында Дагыстан Республикасының Ногай районы Кунбатар авылында «Атшабыс 2021» ат спорты ярышлары узды. Ярыш Идел буе Болгары халыкларының ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Ат чабышын Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте Ногай активистлары белән берлектә оештырган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Ярышларда Дагыстан, Ставрополь крае, Карачай - Черкесия, Чечен Республикасы... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Буада районнарның милли мәгариф буенча хисапларын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарының мәгариф һәм мәдәният буенча хисапларын бәяләде.  Буада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнары вәкилләре мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәлә буенча хисап тотты. Төп игътибар мәктәпләрдә туган телдә белем бирүгә юнәлтелде. Васил Шәйхразиев белән килгән эшче төркемендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре бар иде. Читать дальше...



Татарстанда табигать саклау таләпләрен бозучыларны авиация ярдәмендә күзәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында табигатьне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу очракларын булдырмас өчен, патрульләр саны артачак, хокук бозучыларны самолеттан күзәтәчәкләр. «Икеайлык барышында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында хокук бозу очракларын ачыклау эшен көчәйтергә кирәк. Авиация белән күзәтү, Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казанга караган участокларын һәм янәшәдәге территорияне комиссия белән тикшерү оештырылачак»... Читать дальше...

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен татар теле курслары ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Ачык университетта хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен татар теле курслары ачыла. Курсларны Казан шәһәре мэриясе (@tatforum) Ачык университеты оештыра. Курсалар 5 апрель-7 май көннәрендә узачак. Интенсив курслар татар телендә сөйләшергә мөмкин булган өлкәләрне киңәйтүгә һәм хезмәткәрләрнең көндәшлеккә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән. Татар телен өйрәтү программасы өч өлештән торачак: 1. кунакханә бизнесы өлкәсендә хезмәткәрләр өчен; 2. җәмәгать туклануы; 3. Читать дальше...

Чаллы һәм Башкортстан язучыларына Илдар Юзеев премиясе тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллыда «Мәйдан» журналы үзенең Татарстан язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды. «Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә. Быел Чаллыда яшәүче шагыйрь Данис Хәйруллинга, Башкортстан шагыйре Дилбәр Булатовага бирелде», — диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Премиягә ике номинант өстәлгән ... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Covid-19 инфекциясеннән 1937 һәм 1959 елларда туган хатын-кызлар вафат булды, дип аңлаттылар республика министрлыгында. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Рәсми мәгълүматларга караганда, коронавирус пандемиясе башланганнан... Читать дальше...

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәтенә яңа рәис сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин имам-мөхтәсиб Дамир Хөсәеновны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануы белән котлады. «Сез ислам фәннәре өлкәсендә үз компетентлыгыгызны, һөнәри осталыгыгызны һәм тирән белемнәрегезне күп тапкырлар расладыгыз. Сез бик актив һәм ачык кеше буларак дин тотучыларның лаеклы хөрмәтен һәм ышанычын казандыгыз. Яңа вазифада уңышлар»- диелгән Россия Федерациясе мөселманнары... Читать дальше...

Яшел Үзәндә шартлау булган йортта яшәүчеләргә әйберләрен алып чыгарга рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Төнлә шартлау булган йортны ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев килеп караган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.  Йортны караганнан соң, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы һәм Яшел Үзән мэры бүген үз фатирларына эләгә алмаган кешеләрнең сорауларына җавап бирде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңлатканча, хәзер йортта куркыныч түгел. Йортта яшәүчеләргә шәхси әйберләрен... Читать дальше...

Татарстанда 78 яшьлек әбинең йорты янып беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Тукай районының Илбухтино авылында янгын чыккан. Янгын чыгу сәбәбе билгесез. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллы шәһәрендәге үз хәбәрчесе әйтте.   Шаһитлар сүзләренчә, йортта яшәүче 78 яшьлек әби урамга йөгереп чыккан. Аның тәне пешкән. Ул ярдәм сорап кычкырган. Берничә минуттан соң ут күршедәге йортка күчкән. Нәтиҗәдә, ике йорт та тулысынча янып беткән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Рунга чуваш авылы мәктәбе директорына шелтә белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Эшлекле сәфәр вакытында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Буа районындагы Рунга чуваш авылында булды. Ул мәктәп алдындагы спорт мәйданы кардан чистартылмаганга директорга шелтә белдерде. «Кышка спорт залларын ябарга кирәк. Спорт залы октябрь, ноябрь, март, апрель айларында гына эшләргә тиеш. Калган вакытта балалар саф һавада шөгыльләнергә тиеш. Балалар өчен универсаль спорт комплексы төзелгән, ә аның эче кар белән тулган», — ди ул. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә утырышта катнаш праймериз моделенең уңай якларын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин праймериз үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты. Анда булачак чараның үтә күренмәлелеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика парламенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, алдан тавыш бирү 43 төбәктә онлайн узачак. Федерациянең калган субъектларында, шул исәптән Татарстанда да... Читать дальше...


Музыкальные новости
Ирина Серегина

Сотрудники Росгвардии Московской области написали «Диктант Победы»





Персональные новости
РБК

РБК: педиатра Буянову за фейки про армию России отправили в СИЗО





В Нурлате состоялся конкурс среди детских театральных коллективов

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

36 коллективов обьединяет детско-юношеское театральное движение Нурлатского района. 10 из них представили постановки по классическому и современному литературному произведению в рамках ежегодного фестиваля “Театр и дети” 2021. Мероприятие в рамках Года родных языков и народного единства.

Экология министры авыл кешеләренә бәрәңге сабагын дөрес итеп кулланырга өйрәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков яз җитү белән бакчадагы иске бәрәңге сабакларын, чүпләрне якмаска, ә ашлама итеп кулланырга чакырды. «Мин үзем авылда үстем. Бәрәңге чүпләрен ягарга түгел, өеп ашлама ясарга кирәк. Авылда үзебез дә шулай өеп куеп, черетә идек. Аннан соң ул ашламага әйләнә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Александр Шадриков сүзләренчә, бәрәңге сабакларын, яки бакчадагы башка чүпләрне ягу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза. Читать дальше...

Татарстанда язгы өмәләрдә миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 апрельдән башланачак санитар-экологик икеайлык вакытында узачак өмәләрдә миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә. Былтыр язгы өмәләрдә катнашучылар саны 156 мең тирәсе булган. «Былтыр пандемия аркасында акциядә 156 меңгә якын кеше катнашты. Ул вакытта санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында күпләп җыелырга ярамады. Үткән елларда өмәдә 1,1 миллионнан артык кеше катнаша иде. Быел республика халкы тагын да актив булыр, дип уйлыйм»... Читать дальше...

Фирдүс Тямаев концертларында «Мишәрләр, алга!» дигән сүзнең шаяру булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең концертында «Мишәрләр, алга!» дигән сүзе шаярып әйтелгәнен белдерде. Бүген җырчы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында татарларның мишәр төркеменә багышланган «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабын тәкъдим итү чарасында катнашты. «Мин үзем Нурлаттан. Татарча укыдык, татарча җырладык. Бәләкәй генә акцентлар бар инде ул. Аны сез миндә сизеп торасыз. Казанга килгәч кенә мишәр икәнлегебезне белдек. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Metallica

Случай на концерте Metallica в России



Москва

Руководитель Объединения многодетных семей города Москвы Наталья Карпович: Повышение рождаемости — общая задача государства и общества

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net