Татарстанда язгы өмәләрдә миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 апрельдән башланачак санитар-экологик икеайлык вакытында узачак өмәләрдә миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә. Былтыр язгы өмәләрдә катнашучылар саны 156 мең тирәсе булган. «Былтыр пандемия аркасында акциядә 156 меңгә якын кеше катнашты. Ул вакытта санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында күпләп җыелырга ярамады. Үткән елларда өмәдә 1,1 миллионнан артык кеше катнаша иде. Быел республика халкы тагын да актив булыр, дип уйлыйм», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта. Аның сүзләренчә, коронавирус пандемиясенә карамастан, узган елда республика территориясе тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән. «Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 500 мең кубометрдан артык калдык чыгарылды, 1 миллионнан артык агач һәм куак утыртылды. Меңгә якын санкцияләнмәгән чүплекнең 96 проценты муниципаль берәмлекләр тарафыннан юк ителде», — диде Александр Шадриков.