Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәтенә яңа рәис сайланды
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин имам-мөхтәсиб Дамир Хөсәеновны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануы белән котлады. «Сез ислам фәннәре өлкәсендә үз компетентлыгыгызны, һөнәри осталыгыгызны һәм тирән белемнәрегезне күп тапкырлар расладыгыз. Сез бик актив һәм ачык кеше буларак дин тотучыларның лаеклы хөрмәтен һәм ышанычын казандыгыз. Яңа вазифада уңышлар»- диелгән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең Россия Мөфтиләр шурасы сайтында урнаштырылган котлау хәбәрендә. Дамир Хөсәенов моңа кадәр Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, мөхтәсибәтнең Голәмәләр шурасы рәисе һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округында РФ Диния нәзарәтенең Тулы вәкаләтле рәисе вазифаларын биләгән.