Татарстанда 78 яшьлек әбинең йорты янып беткән
(Казан, 30 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Тукай районының Илбухтино авылында янгын чыккан. Янгын чыгу сәбәбе билгесез. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллы шәһәрендәге үз хәбәрчесе әйтте. Шаһитлар сүзләренчә, йортта яшәүче 78 яшьлек әби урамга йөгереп чыккан. Аның тәне пешкән. Ул ярдәм сорап кычкырган. Берничә минуттан соң ут күршедәге йортка күчкән. Нәтиҗәдә, ике йорт та тулысынча янып беткән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын мәйданы 61 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлакәттә өлкән яшьтәге әби зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Янган икенче йортта кеше булмаган. Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәбе ачыклана.