Тинчурин театры Әхтәм Зариповның «Ертыклы җыр моңы» әсәрен күмәк укуга чакыра
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 18 мартта Тинчурин театрында «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында Әхтәм Зариповның «Ертыклы җыр моңы» әсәре күмәк укыла.
Театрның матбугат хезмәте теләге булган һәркемне әлеге чарага чакыра. Күмәк уку кичке дүрттә башлана.
«Соңыннан укылган әсәр буенча фикер алышу булачак. Пьеса укулар театр музеенда үтә. Рәхим итегез!» диелә хәбәрдә.