Исмаил Бердиевны җиденче тапкыр Карачай-Черкесия мөфтияте рәисе итеп сайладылар
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Карачай-Черкесия мөселманнарының X съезды делегатлары сишәмбе көнне 67 яшьлек Исмаил Бердиевне республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп кабат сайлады. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, мөфтине чираттагы биш еллык срокка бертавыштан сайлыйлар. Бердиев 1991 елдан бирле Карачай-Черкесия Диния нәзарәтен җитәкли һәм бүген бу вазифага җиденче тапкыр сайлана. Ул 1954 елда Казахстан ССРның Сайрам районы Ак Су авылында туган. Бирегә аның әти-әнисе, башка карачайлылар кебек үк, 1943 елда сөрелгән булган. Бохарадагы «Мир Араб» мәдрәсәсен, Ташкент Ислам институтын тәмамлый, шулай ук Мисырдагы «Әл-Әзхар» Каһирә университетында белем ала. 1991 елда Бердиев Карачай-Черкесия һәм Ставрополь мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкли. 2010 елдан башлап ул Карачай-Черкесия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана, шул вакытта Ставрополь крае мөселманнарының яңа Диния нәзарәте оештырылган була. 2003 елның апрелендә Бердиевне шулай ук Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге җитәкчесе итеп сайлыйлар, ул әлеге үзәкне бүгенге көнгә кадәр җитәкли, диелә хәбәрдә.