Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр»не алып килде
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Казан тамашачысына күрсәтте. Тинчурин театры залында Түбән Кама театрының ике көнлек гастрольләре бара. Театр Казанга ике спектаклен алып килде. Ул аларны көнгә икешәр тапкыр уйный. «Туфанның үзенә бу спектакль ошар иде дип уйлыйм. Үз әсәре буенча куелган спектакльләрне ошатмаган чагы булмады аның. Театр алынган икән, ул үз мөмкинлекләреннән чыгып уйный дип саный һәм авыр сүз әйтми иде»... Читать дальше...