Пандемия чорында Татарстанда коронавирустан биш йөкле хатын үлгән
Рәсми саннарга караганда, 16 мартка 275 йөкле хатын-кызга ОРВИ диагнозы куелган, 22сендә коронавирус ачыкланган.
Рәсми саннарга караганда, 16 мартка 275 йөкле хатын-кызга ОРВИ диагнозы куелган, 22сендә коронавирус ачыкланган.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмы Казанда — Милли китапханәдә күрсәтелә. «Бу фильм Нурбәк һәм электротатарлар турында. Соңыннан фильм турында фикер алышырбыз», — дип хәбәр итә автор. Фильм яңартылган Милли китапханәнең китап бирү өчен ачылган көнендә — 20 мартта күрсәтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә. Фильм түләүсез күрсәтелә. Алдан регистрация үтәргә кирәк. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). «СалаваTIK» YouTube каналында җырлы-биюле яңа видео чыкты. Ул «Кайда безнең кулларыбыз?» дип атала. Видео-проектта алты бала катнаша. Әлеге җырга теләгән һәркем кушыла ала, җырның сүзләре видео астында язылган. Җырның авторы — Фәридә Шәймәрданова. Аның язылу тарихы 1993 елга барып тоташа. «90 елларда, милли мәдәният үсеш ала башлаган чорда, балалар өчен татарча җырларга ихтыяҗ туды. Балалар бакчасында эшләгәнгә күрә, аларның нинди җырларны үз итүләрен яхшы белә идем. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте якын арада яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне илкүләм прививкалар календарена кертү турында закон проекты тапшырачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә. «Якын арада Хөкүмәт тарафыннан коронавируска каршы вакцинацияне илкүләм календарьга кертүгә юнәлдерелгән һәм җелек донорлары мәсьәләсе буенча ике закон проекты тапшырылачак», - диде Мурашко Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты утырышында.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасында заманча драматургиягә һәм театр сәнгатенә ярдәм итү буенча «Родной язык, целый мир в твоем богатстве я постиг…» («Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы … ») бәйгесе җиңүчеләрен игълан итү вакыты билгесез сәбәпләр аркасында кичектерелә. Татарстан Республика Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге кичектерелүнең сәбәбенә ачыклык кертмәде. «Безгә бик күп шалтыраталар, әмма без әлегә нәтиҗәләрне әйтә алмыйбыз. Бу бездән генә тормый»... Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 15 мартта Новосибирскиның «Ихлас» мәчетендә (Фрунзе урамы, 1а) II Бөтенсебер Коръән укучылар бәйгесе узды. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгене Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештырган. Конкурста катнашучылар арасында Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Томск, Казан шәһәрләреннән, хәтта Африканың Сомали дәүләтеннән дә тәҗрибәле коръәнхафизлар бар иде. Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте... Читать дальше...
(Кайбыч, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Кайбыч судында ялгышып төлке урынына хатын-кызны атып үтерүгә бәйле эш каралды. Җинаять эше буенча чираттагы утырыш 25 мартка билгеләнде. Җинаять эше 109 нчы маддәнең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча кузгатылган. Зыян күргән як судьяга икеяклы килешү турында үтенеч дәгъвасы белән чыкты. Диләрәнең ире Ринат Вәлиуллин һәм әнисе Минзилә Садриева ул документка кул куйды. Судья киңәшләшү залыннан кергәч, үтенечне кабул итү-итмәү мәсьәләсе каралачагын әйтте. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтендөнья социаль эш көне уңаеннан котлау тексты урнаштырган. ТР Президенты үз сәхифәләрендә коронавирус инфекциясе таралган чорда Казан психоневрология интернаты хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйли торган ролик элгән. «Бик зур рәхмәт! Хәтта пандемия шартларында да сез һәм сезнең коллегаларыгыз ярдәмгә бик тә мохтаҗ кешеләрнең дөньясын тагын да күркәмрәк итәсез!» - дип язган ул. Читать дальше...
Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов чикләүләр кертүче боерыгын үзгәртеп, киңкүләм чараларны рөхсәт иткән.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Малайзия Хөкүмәте христианнарга китаплар һәм дини белем бирү материалларында «Аллаһ» сүзен кулланырга рөхсәт иткән Югары суд карарына каршы апелляция бирәчәк. «Аллаһ» сүзе малайя телендә бер Алланың төп билгеләмәсе сыйфатында кулланыла, шунлыктан христианнар һәм башка дин вәкилләре дә, 1986 елның 5 декабрендә Хөкүмәт тарафыннан тыю директивасы кабул иткәнчегә кадәр, аны озак вакытлар кулланган. Илнең Югары суды 10 мартта әлеге директиваны Конституциягә каршы килә дип тапкан. Читать дальше...
(Кайбыч, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Кайбыч судында ялгышып төлке урынына хатын-кызны атып үтерүгә бәйле эш карала. Җинаять эше 109 нчы маддәнең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча кузгатылган. Авылга бик еш төлкеләр килә, кош-кортларга тия дип, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗановка берничә мәртәбә зарланганнар. Ул 7 декабрь көнне кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә. Авыл җирлеге башлыгы һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып... Читать дальше...
Турнир был посвящен памяти Героя России Александра Волкова.
Президент Татарстана занял первое место в рейтинге устойчивости глав регионов Приволжского Федерального округа на март 2021 года.
Певица уверяет фанатов в том, что в скором времени люди смогут вновь быть рядом друг с другом.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россиядә Мактау грамоталары, исемнәр, шулай ук тупланган стаж пенсия һәм ташламалар күләменә йогынты ясый ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Пенсионерлар берлеге президиумының мактаулы әгъзасы Людмила Пискуновага сылтама белән хәбәр итә. Әйтик, эксперт сүзләренчә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган гражданнар социаль өстәмәләр һәм ташламаларга хокуклы. Моннан тыш, дәүләт бүләкләренә (әйтик, медальләр, орденнар, Мактау грамоталары һәм исемнәр) лаек булган кешеләр дә югары пенсиягә өметләнә ала. Читать дальше...
Биредә мохтаҗларга, ялгыз кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләрне дә көтеп калалар.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кабарда-Балкар мөселманнарының VIII съездында катнашучылар пәнҗешәмбе көнне Хәзрәталий Дзасежевны яңадан Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлап куйды. «Интерфакс» агентлыгы төбәк мөфтиятенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, съездда Кабарда-Балкар Республикасының барлык районнары һәм шәһәр округларыннан 137 делегат, шулай ук Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашкан. Съезд делегатлары Дзасежев кандидатурасын бертавыштан хуплаган. Ул алдагы биш елда әлеге вазифаны башкарачак. Читать дальше...
Ансамбль эстрадного танца «Эсперанса» под руководством Ольги Ильиной завоевал победу на зональном этапе республиканского фестиваля «Созвездие-Йолдызлык 2021» в Черемшане.
Жители деревни Абляскино широко и весело отметили Масленицу. Около пункта комплексного обслуживания собрались и стар и млад, также были представители Нурлатского райпо.
Гыйнварда Русия тагын 134 миллион доллар күләмендә АКШ кыйммәтле кәгазьләрен сатып алган.
Российская пенсионерка попала на страницы известного итальянского журнала о моде Vogue.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлинә Гыймадова). Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова арабыздан китте. Игътибарыгызга «ВТ» газетасына биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итәбез. Яраткан артистыбызга ул чакта 80 яшь булган… Ул кунакны көязләнеп, матурланып көтә иде инде. Килешле күлмәк, матур эшләпә сайлаган, йөзе якты, карашы нурлы һәм моңлы… Ишектән күренүгә такмак әйтте. Беренче мизгелдә үк кешенең холкын сизеп ала икән… Татарстанның һәм Россиянең халык... Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Опера җырчысы, ике тапкыр «Грэмми» премиясе лауреаты, Башкортстан һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илдар Абдразаковка «Россиянең атказанган артисты» исеме бирелде. «Башинформ» хәбәр итүенчә, Россия Президенты Владимир Путин имзалаган тиешле указ дүшәмбе, 15 мартта, Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Милли китапханәсе китап бирә башлаячак көне турында игълан итте. «20 мартта китап бирелә башлый. Иртән 9.00 сәгатьтән кичке 21:00 сәгатькә кадәр эшлибез», — дип хәбәр итә Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллин. Татарстан Милли китапханәсенең Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа бинасы рәсми рәвештә 30 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Әлегәчә китапханәдә китап күчерү һәм урнаштыру эшләре барды. Читать дальше...
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында дәгъват юлы белән эчкечелекне профилактикалау» темасына видеоконференция рәвешендә түгәрәк өстәл уздырды. Видеоконференциядә катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Габбас хәзрәт Шляпошников Диния нәзарәтенең эчкечелекне булдырмауга каршы юнәлтелгән тәҗрибәсе турында сөйләде. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ислам алкоголь куллануны гына түгел... Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.