Кабарда-Балкар мөфтиятенә рәис билгеләнде
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кабарда-Балкар мөселманнарының VIII съездында катнашучылар пәнҗешәмбе көнне Хәзрәталий Дзасежевны яңадан Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлап куйды. «Интерфакс» агентлыгы төбәк мөфтиятенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, съездда Кабарда-Балкар Республикасының барлык районнары һәм шәһәр округларыннан 137 делегат, шулай ук Диния нәзарәте хезмәткәрләре катнашкан. Съезд делегатлары Дзасежев кандидатурасын бертавыштан хуплаган. Ул алдагы биш елда әлеге вазифаны башкарачак. Дзасежев моңа кадәр дә ике срок рәттән республика мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләгән инде.