Татарстан Президенты социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтендөнья социаль эш көне уңаеннан котлау тексты урнаштырган.
ТР Президенты үз сәхифәләрендә коронавирус инфекциясе таралган чорда Казан психоневрология интернаты хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйли торган ролик элгән.
«Бик зур рәхмәт! Хәтта пандемия шартларында да сез һәм сезнең коллегаларыгыз ярдәмгә бик тә мохтаҗ кешеләрнең дөньясын тагын да күркәмрәк итәсез!» - дип язган ул.
Бөтендөнья социаль эш көне ел саен мартның өченче сишәмбесендә 1983 елдан бирле билгеләп үтелә.