Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәме 21 мартта онлайн-форматта була
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме Мәскәүдә онлайн режимда була. «Интерфакс» агентлыгы шәһәрнең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Иван Петровка сылтама белән шул хакта хәбәр итте.
«Кызганыч, узган ел без бу бәйрәмне берничек тә уздыра алмадык, әмма быел Нәүрүзне онлайн режимда уздырырга карар кылдык», — дигән Петров сишәмбе көнне узган матбугат конференциясендә.
Петров узган ел Сабантуй һәм «Рус кыры» фестиваленең онлайн-форматта уздырылганлыгын искә алган.
«Нәүрүз бәйрәмен быел онлайн-форматта үткәрү катнашучыларда шулай ук онытылмас тәэсирләр калдырыр дип ышанам», — дип искәртә түрә.