Уфада Бөтендөнья фольклориадасы вакытында Гиннес рекорды куярга җыеналар
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасын оештыручылар «Торатау» Конгресс-холлы янында зур әйлән-бәйлән ясап, Гиннесның рекордлар китабына керергә җыеналар.
« Башинформ » хәбәр итүенчә, бәйрәмдә катнашучылар Уфаның үзәк урамнары буйлап узачак. Парадта 200гә якын милләт вәкиле катнаша. Алар «Торатау» Конгресс-холлы янында амфитеатрга җиткәндә зур әйлән-бәйлән ясап басачак. Вакыйганы теркәү өчен гариза Гиннесның рекордлар китабы вәкилләренә тапшырылган.
Россиядә беренче фольклориадада катнашу өчен 74 ил гариза биргән, шуларның 47се коллектив составын җибәргән.
Төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бәдранов сүзләренчә, оештыручылар халыкара вакыйганың хедлайнерлары — опера җырчылары Вероника Джиоева һәм Илдар Әбдразаков белән сөйләшкән инде.
Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасы 3 июльгә планлаштырылган. Чара өчен «Уфа-Арена» мәйданчыгы әзерләнәчәк.