«Адымнар-Казан» күп телле мәктәп укытучылары «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен куйды
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Адымнар-Казан» күп телле белем бирү мәктәбе дүрт көн рәттән шагыйрь, драматург, язучы Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Җәяүле Мәхмүт» спектаклен күрсәтте.
Мәхмүт Юлбирдин ролендә мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов үзе уйнаган. «Без канәгать, элекке мәктәп бинасында да куйган идек ул спектакльне, хәзер без аны яңа сәхнәдә кабатладык. Спектакль бик эчтәлекле, Мостай Кәримнең бу әсәрендә тирән тәрбияви фикерләр күп», — диде директор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Инстаграм» да полилингваль мәктәпнең аккаунтындагы постта спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамалиева «Яшел яр» укытучылар коллективы белән спектакльләр ел саен куелуы хәбәр ителә.
Пост янында бик җылы комментарийлар калдырганнар. «Бик югары дәрәҗәдә куелган, искиткеч, чын профессионаллар» кебек комментарийлар бар.
Спектакльне мәктәп укучыларының әти-әниләре, башка мәктәпләрдән укытучылар, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Шаян ТВ» җитәкчесе Рамилә Сәхәбетдинова, Казан шәһәр думасы депутатлары килеп караган. Тамаша 10-11 мартта Бичурин, 12-13 мартта Бондаренко урамындагы биналарда куелган.