Түбән Кама китапханәләре 1941 елгы өстәл календаре күчермәләре белән тулыланачак
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Түбән Кама китапханәләренә 1941 елгы өстәл календареның яңадан әзерләнгән күчермәләрен бүләк иткәннәр.
Ул берничә йөз биттән торган китап, анда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системаларын үстерү, Ватан тарихы, аның геройлары һәм алдагы елларга планнары турында сөйләнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Календарь 1940 елның 19 декабрендә басмага куелган булган. «Түбән Кама Нефтехим» җитәкчелеге әлеге китапның мөһимлеген аңлап, аны кабат бастыру эшенә алынган. Тиздән өстәл календаре шәһәр китапханәләренә килеп җитәчәк, аның белән барлык түбәнкамалылар таныша алачак.