«Ак барс» хоккей клубы җанатарларның дисциплинар регламентны бозуына аңлатма бирде
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Уфа-Арена»да плей-офф сериясендәге өченче матч башланыр алдыннан «Ак Барс» җанатарларының Башкортстан гимны барышында кычкыруларына Казан клубы аңлатма бирде. «Салават Юлаев» командасы белән өченче очрашуда «Ак барс» җанатарлары Башкортстан гимны барышында үз командаларының исемен кычкыра башлый. Казан командасының рәсми сайтында бу хәлгә аңлатма бирделәр. «Башкортстан гимны вакытында „Ак Барс“ фанатларының команда исемен кычкырулары — планлаштырылган акция түгел, ә аңлашылмаучанлык. Музыка сүнде, һәм безнең җанатарлар, техник кыенлык килеп чыкты дип санап, уен башланыр алдыннан үз командасының исемен кычкыра башлады», — дип яза «Ак Барс» хоккей клубы. Казан клубы бу аңлашылмаучанлыктан конфликт тудырмаска өнди. «Без шулай килеп чыгуына үкенәбез һәм конфликт тудырмаска өндибез. Без күршеләребезнең гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итәбез. Татарстан һәм Башкортстан - тугандаш республикалар», — диелә җавап хатында. Башкорт командасы «Ак барс»ны җәзага тартуларын сорап, КХЛга хат та яза . Дисциплинар регламентны бозу аркасында «Ак барс» хоккей клубына 100 мең күләмендә штраф яный.