Атна ахырына Татарстанда һава температурасы +7 градуска кадәр күтәреләчәк
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Атна ахырына Татарстанда көндезге һава температурасы 7 градуска кадәр күтәреләчәк. Чәршәмбе, 24 мартка каршы төндә, республика территориясендә салкын атмосфера фронты йогынтысында кар һәм җиңелчә буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы 4-9 градустан түбәнрәк була. Көндез атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктала. Җил юнәлешен төньяк-көнбатышка һәм төньякка алмаштырачак, һава +4, -1 градуска кадәр җылына. Юлларда бозлавык саклана. Синоптиклар алдагы көннәрдә, 25 һәм 26 мартта, явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы фаразлый. Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан талгын җил исәчәк.Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык була. Пәнҗешәмбе көнне төнлә 6-11 градус салкын көтелә, көндез 0-5 градус җылы булачак. Җомга көнне бераз җылыта — һава температурасы төнлә -1дән -6 градуска кадәр һәм көндез +2дән +7 градуска кадәр булачак. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, шимбә, 27 март төнендә явым-төшем булу ихтималы аз. Көндез урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Температура фоны үзгәрешсез кала: төнге сәгатьләрдә -1.. -6 градус, көндез 2дән 7 градуска кадәр җылы була.