Татарстанга тагын 8,8 мең доза «Спутника V» вакцинасы кайтты
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанга яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасы партиясе кайтарылган. «Шимбә көнне 8,8 мең доза вакцина кайтарылды», - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу атнада республикада «Спутник V» препаратының тагын бер партиясе кайтуын көтәләр.