Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре ике кешене янгыннан коткарган
(Бөгелмә, 28 март, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре 84 яшьлек хатын-кыз белән 55 яшьлек ир-атны янгыннан коткара. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөгелмәдә Оршан урамының 35нче күп катлы йорт фатирында янгын чыгу турында хәбәр 22 март көнне иртәнге 10 сәгатьтә теркәлә. Бу хәбәрне ишетү белән, патруль-пост хезмәткәрләре әлеге адреска юнәлә. Полиция хезмәткәрләре Рафаэль Кашапов, Александр Юдин, Рөстәм Сафин күп фатирлы йортның януын күрә һәм ярдәмгә ашыга. «Без фатирга кергәндә, берни күренми иде. Башта әбине, аннары аның улын алып чыктык. Ир-ат урын җирендә тәмәке тарту сәбәпле, янгын килеп чыккан», — ди патруль-пост хезмәткәре Рафаэль Кашапов. Зыян күрүчеләргә шунда ук медицина ярдәме күрсәтелә.