Казан үзәгендә җир асты кичүе баскычлары буйлап су агып төшүен видеога төшергәннәр
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Бүген социаль челтәрләрдә җир асты кичүе баскычлары буенча су агып төшүе видеосы барлыкка килде.
Видео авторы сүзләренә караганда, әлеге җир асты кичүе Казан үзәгендә урнашкан. Мондый зур су агымы кар эрү сәбәпле барлыкка килергә мөмкин.
Элегрәк «Татар-информ» КФУ профессоры Казанда карның эреп бетү вакытын әйткәнлеген хәбәр иткән иде. Белгеч фаразлары буенча, тотрыклы кар катламы шәһәрдә 12-14 апрельдә җебеп төшәчәк.