Санкт-Петербургта Төрки халыклар көне узды
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Төрки халыклар көне узды.
Бу чара барлык кунакларга төрки халыкларның үзенчәлеген, шулай ук мәдәниятләренең ни дәрәҗәдә үрелеп баруын, бер-берсенә охшашлыгын күрсәтте. Болар барысы да презентацияләр калейдоскобында, фольклор чыгышларында дәлилләнде. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталында хәбәр ителә.
Чарага Санкт-Петербургның Милләтләр йорты, «Файда», «Нева Ак калфагы» татар иҗтимагый оешмалары, татар рәссамнары, башкортлар корылтае, Чуваш автономиясе, Тува, Казахстан һәм Азәрбайҗан якташлык җәмгыятьләре чакырылган иде.
Башта бәйрәм кунаклары халык һөнәрләренең, декоратив — гамәли сәнгатьнең уникаль эшләнмәләре даими күргәзмә экспозициясе, бурят-монгол каллиграфиясе һәм төрки халыкларның көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча мастер-класслар белән танышты.
Гореф - гадәтләр һәм йолалар милли бизәкле костюмнардан чыгыш ясаган биючеләр осталыгында чагылды, музыкантлар ата-бабаларыбыздан калган музыка уен коралларында уйнады, диелә хәбәрдә.