Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

Йосыф Акчураның тормыш сәхифәләре - «Татарстан» журналы

0

(Казан, 28 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Илдус Заһидуллин).   Фикерләрен ачыктан-ачык сөйләп йөрүче егетне хәрби училищеның икенче курсында укыганда, Госманлы мәмләкәтен Европача демократик яңарган дәүләткә әйләндерү өчен көрәшүче «Яшь төрекләр» оешмасы белән аралашуда шикләнеп, 45 көнгә кулга алалар. Иң яхшы укучы булуы гына куылудан коткарып кала Йосыф Акчураны. Күренекле татар интеллектуалы, сәяси төркиче­лек теориясенә нигез салучы, Төркия президенты Мостафа Кемальнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе сыйфатында яшь республиканың дөньяви үсеш идеологы булган шәхес ул. БЕЛЕМ ТУПЛАУ ЕЛЛАРЫ Йосыф Акчура – мәшһүр фабрикантлар нәсе­леннән. Беренче булып йон тукыма фабрикасын көйләп җибәргән Сөләйман Акчураның улы Хәсән күренекле Казан бае Габдерәшит Юнысовның Би­бикамәрбану исемле кызын икенче хатын итеп ала. Шушы никахтан берничә бала туа, тик 1876 елның 2 ноябрендә Сембер каласында дөньяга килгән Мөхәммәт-Йосыф кына исән кала. Гаиләгә бер‑бер артлы кайгы килә. Хәсән 1879 елның 10 декабрендә кинәт вафат була. 1882 елда, Сембер–Казан юлында аты дулап чанасы каплан­гач, Бибикамәрбану нерв авыруы ала һәм, табиб­лар киңәшен тотып, дәваланырга җылы климатлы Ставропольгә бара. Шуннан 1883 елда улы белән Истамбулга күченә. Галимнәр фикеренчә, Биби­камәрбану Төркиягә ире Хәсәннең бурычларына бәйле суд эзәрлекләвеннән качып китә. Истамбулда 7 яшьлек Йосыф Акчура өчен яңа тор­мыш башлана. Әнисе Дагыстаннан күченеп килгән Йосыф исемле кумыкка тормышка чыга. Үги әтисе улына дини һәм мәктәп тәрбиясе бирергә тырыша. Малай башлангыч мәктәптә, тугыз яшеннән гаскәри урта мәктәптә укый. 1889–1890 елларда 14 яшьлек Йосыф бер елга якын туган илендә яшәп ала. Ул әнисе белән Зөябашта, Сембердә, Уфада, кымыз белән дәвалау үзәге бу­ларак дан алган Дәүләкән авылында, Касыймда, шулай ук Мәкәрҗә ярминкәсе көннәрендә Түбән Новгородта була. Бу сәяхәттән яшүсмер беренче булыр өчен нык эшләү кирәклеген аңлап кайта һәм, бик тырышып, күңел биреп укый башлый. 1892–1896 елларда хәрби училищеда укыган вакыт­та ул тагын берничә тапкыр туган ягына кайта, Бахча­сарайда туктап, туганы Зөһрә апасының гаиләсендә кадерле кунак була, аның ире «Тәрҗеман» газетасы редакторы, Россиядәге төрки халыкларның яңарышы идеологы Исмәгыйль Гаспринский белән якыннан аралаша, соңрак җизнәсен Остазым дип атый. Нәкъ менә хәрби училищеда укыганда, «Яшь тө­рекләр» оешмасы белән аралашуда гаепләп, 45 көнгә кулга алалар да аны. Чынлыкта ул бу оешма белән бәйләнмәгән, әмма дәүләтнең әүвәлге шанлы заман­нарын кайтару юллары турында уйлаучы фикерле егет була. 1895 елда әнисе вафатыннан соң Йосыф өчен мөстәкыйль тормыш башлана. 1895 елда уку йор­тын тәмамлагач, өлкән лейтенант дәрәҗәсе алган яшь белгеч штаб хезмәтенә билгеләнә. Ләкин 1897 елда, хөкүмәткә каршы эш алып баруда гаепләнеп, кулга алына һәм Ливиядәге Триполи шәһәре төрмә­сенә җибәрелә. Хәрби дәрәҗәсе кире кайтарылып, шәһәрдә йөрү мөмкинлеге тугач, Йосыф ике дусты белән көймәдә Туниска кача, аннан Франциягә килә. 1899‑1903 елларда Парижның Сәяси белемнәр ирекле мәктәбендә укый: танылган галимнәрнең лек­цияләрен тыңлый, сәясәттән тыш, фәлсәфә, тарих, социология, филология фәннәре белән дә якыннан кызыксына һәм Сорбонна университетының төштән соңгы дәресләренә дә йөри. Студент Йосыф, Гос­манлы солтаны эзәрлекләвеннән качып, Парижка килеп сыенган «Яшь төрекләр» оешмасы вәкилләре белән дә аралаша. 1902 елда Казаннан Сорбонна университетының хокук факультетына укырга дип Садри Максуди килә. Бу ике татар студенты «Тәрҗеман» газета­сының 20 еллык юбилее уңаеннан 27 битлек текст язып, аны 100 данә күбәйтеп, күренекле шәхесләргә җибәрәләр һәм Бакчасарайда төрки‑татар җәмәгать эшлеклеләренең беренче зур мәҗлесен оештыралар. Бәйрәм чарасы кысаларында төрки халыкларның бүгенге халәте һәм киләчәге, модернизация шартла­рында милли мәдәниятне һәм телне саклау һәм үс­терү турында җитди сөйләшү була. Садри Максуди соңрак 1903 елгы әлеге мәҗлесне Россиядә төрки халыкларның азатлыгы өчен көрәшнең башлангыч ноктасы дип бәяли. «ӨЧ ТАРЗЫ СӘЯСӘТ» ХЕЗМӘТЕ Сәяси белемнәр ирекле мәктәбендә Акчура яклаган диплом эше «Госманлы империясенә нигез салу­чылар тарихы» дип атала. Фәнни хезмәттә дәүләт оешмаларының эшчәнлеген яхшырту тәкъдимнәре берничә принциптан чыгып билгеләнә, шул рәвешле Йосыфның милләт мәсьәләсенә карашы формалаша башлый. Егет, укуын тәмамлап, 1904 елның мартында Зөябәш авылына кайткач, тирән кризис халәтендә булган Госманлы мәмләкәтенең киләчәге турында «ерактан карап» уйлап, «Өч тарзы сәясәт» («Өч төрле сәясәт») исемле мәшһүр мәкаләсен яза. Акчура Төркиянең киләчәгендә өч мөмкин булган юлны билгели. Беренчесе – илдә яшәгән башка ха­лыкларны ассимиляцияләп госманлы милләтен төзү. Икенчесе – солтанның дини башлык, хәлиф булуыннан файдаланып, дөнья мөселманнарын бер дәүләткә туплау. Өченчесе – этник факторга корылган төрки сәяси милләте булдыру. Киләчәктә Шәрыкка багышланган хезмәтләрдә «госманчылык», «исламчылык» һәм «төркичелек» фикер хәрәкәте һәм сәясәте турында сүз чыкканда, яшь татар галиме тәкъдим иткән атамалар кулланыла, ягъни Акчураның бу теоретик хезмәте сәясәт фәне өчен методологик әһәмияткә ия була. Чынбарлык «төркичелек» («пантюркизм») концеп­циясенең ХХ гасыр башында популяр булган «панис­ламизм», «исламчылык», «бөтендөнья пролетар рево­люциясе», «коммунизм җәмгыяте төзү» һ.б. күпсанлы теорияләр кебек үк, утопия икәнлеге расланды. Биредә галимның әле традицион җәмгыять кысаларында яшәп яткан төрки халыкларның киләчәктә алгарыш идеологиясе милләтчелеккә корылачак, дигән фикере фәнни әһәмияткә ия. 1904 елда Акчура Казанга күченеп килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих, география һәм Госманлы әдәбияты фәннәрен укыта башлый. 1906 елда «Гыйлемнәр һәм тарих» исемле Европа тарих фәне методикасына багышланган хезмәтен бастыра. Акчураның Россиягә кайтуы рус‑япон сугышының кызган, халыкның канәгатьсезлеге нык көчәйгән за­манга туры килә. Җәмгыятьне тынычландыру мак­сатында император Николай II 1904 елның 12 де­кабрендәге указында киң масштабта реформалар уздырылачагы, дини кимсетүгә корылган кануннар юкка чыгарылачагы хакында белдерә. Яңа иҗтимагый шартларда хокукый яктан төгәл демократик таләпләр куела, башкала түрәләре белән бәхәсләшер дәрәҗәдә белемле шәхесләрләргә иҗ­тыяҗ туа. Шул сәбәпле күбрәк дини хокуклар турында гына сөйләүче татар байлары үз сафларына заман­ча белемле милләттәшләрен җәлеп итә. Яңа буын әйдәманнары арасында, 1906 елда Садри Максуди Париждан укуын тәмамлап кайтканчы, бердәнбер Европа белемле шәхес Йосыф Акчура була. Ул алдынгы фикерләре һәм көндәлек хезмәте белән татар элитасы арасында тиз арада олы хөрмәт казана. 1905 елда Россия мөселманнарының петиция бирү хәрәкәте нәкъ менә Казанда Габдерәшит Ибраһи­мов һәм Йосыф Акчура катнашында башлана. Ак­чура Галимҗан Баруди һәм Әхмәт Хөсәенов белән киңәшкәннән соң, 50–60 кеше чакырылган мәҗлес петиция төзү өчен өч кешедән (Акчура, юрист Сәетгәрәй Алкин һәм мулла Габдулла Апанаев) торган төркем сайлый. 28 гыйнварда шул ук көн тәртибе буенча Әхмәтҗан бай Сәйдәшев өендә 200 кеше кат­нашында уздырылган мәҗлестән соң, аларга йорт хуҗасы да өстәлә. Казан депутациясе, Россия мөселманнары ара­сында беренче булып, Министрлар комитеты рәисе С.Ю. Витте белән очраша. Мөселманнар тарафыннан сайланган мөфти җитәкчелегендә дини-мәдәни авто­мияне киңәйтү, газета-журналлар бастыру, татар ки­табын иркенләп сату, шәхси мәктәпләрне һәм мәктәп мәдрәсәләрне һәр җирдә ачу, Төркестанда татарларга күчемсез милеккә ия булу хокукы бирү һ.б. турында гариза бирә. Петиция тексты «Тәрҗеман» (Бакчасарай) һәм «Каспий» (Баку) газетларында басыла һәм киң җәмәгатьчелеккә барып ирешә. Казан депутациясе тагын ике мәртәбә Витте белән очраша. Сәяси памфлет сыман яңгыраган петиция тексты башкаланың «Русь» исемле газетасында дөнья күрә. С.Ю. Витте руханилар катнашында мәҗлес ясап, көнүзәк мәсьәләләрне тикшереп, «бер нәрсә» әзерләп, хөкүмәткә җиткерү зарурлыгын күрсәтә. Бу мәҗлес Мәхкамәи шәргыядә 39 рухани кат­нашында 1905 елның 10‑15 апрелендә уза. Шушы уңайдан Уфа каласында төрле төбәкләрдән 60–70ләп сәүдәгәр, дворян вәкилләре, студентлары җыела. Алар рәсми җыелышларга кертелмиләр, ләкин кичке якта корылтайда катнашучылар белән фикерләшәләр. Зыялыларның һәм байларның бер төркеме – Йосыф Акчура, Абусогуд Әхтәмев, Ибраһим Акчура, Сәетгәрәй Алкин, Мәхмүт Хөсәенев, Мөхәммәтзакир Рәмиев, Мөхәммәтйосыф Дибердиев корылтайга 46 маддәдән торган тәкъдимнәрен җиткерә. Проектның төп яңалыгы – Мәхкамәи шәргыя кар­шында 20–30 галимнән һәм җәмәгать эшлеклелә­реннән торган һәм елга бер‑ике тапкыр җыелачак «Голәмәләр шурасы» оештырудан гыйбарәт була. «Голәмәләр шурасы»ның төп бурычы заман бил­геләгән һәм тормыш күрсәткән мөһим мәсьәләләрне шәригатькә нигезләп хәл итү була. Аның карарлары халыкка җиткерелергә һәм руханилар тарафыннан исәпкә алынырга тиешлеге белдерелә. «Голәмәләр шурасы» мәктәп-мәдрәсәләргә реформа уздыру, аларның программаларын, бер яктан, халыкның дини һәм көндәлек тормыш ихтыяҗларын, икенче яктан, рус уку йортлары һәм академияләре дәрәҗәсе җит­керүне күздә тотып эшләү бурычы куела. Шулай ук аңа булачак руханиларга имтихан программалары төзеп, аларны укытуда исәпкә алсыннар дип, мәдрәсәләргә җиткерү һәм мулла-мөәзиннәрнең халык арасында дәрәҗәләрен һәм абруйларын күтәрү өчен тырышу йөкләнә. Бу эшләрнең барысында да Йосыф Акчура актив катнаша. СӘЯСӘТЧЕ ӘЙДӘМАН Казанда 1905 елның 28 гыйнварында петиция бирүгә багышланган мәҗлеснең икенче көнендә бер төр­кем җәмәгать эшлеклесе, Россия мөселманнарының берләшү съездын оештыру өчен, Кырым, Кавказ, Казах, Төркестан әйдәманнарына мәрәҗәгать итәргә карар кыла. Казанда узган шушы мәҗлестән ил мөселман­нары арасында үзара элемтə урнаштыру, «Иттифак әл-Мөслимин» партиясен төзү эше башланып китә. Билгеләнгән вакытка Кырым һәм Баку вәкилләре Санкт-Петербургка килеп җитә алмау сәбәпле, съезд­ны уздыру 1906 елның августына Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсе ачылган вакытка билгеләнә. Либерал рухлы «Иттифак» партиясенең максаты итеп сəяси, икътисади, дини, иҗтимагый өлкәләрдә ил мөселманнарын гамəли эштə берлəштерү билгеләнә. Йосыф Акчура, сәясәтче буларак, Дәүләт думасына сайлану һәм анда максатка ирешү өчен фикердәшләр кирәклеген яхшы аңлый һәм конституцион демок­ратлар партиясенең җитәкчелеге белән якынаю юнә­лешендә адымнар ясый. Ул кадетлар партиясенең Казандагы комитет əгъзасы буларак, бу партиянең 1906 елның 5–11 гыйнвар көннəрендə Петербургта узган II съездында катнаша һәм аның Үзәк Комитеты əгъзасы итеп тә сайлана. «Иттифак»ның кадетлар белән берләшү шарты дип түбәндәге таләпләрне куя: мөфти җитəкчелегендə мөселман руханилары­на тулы үзидарə урнаштыру; туган телдə белем алу; ил күлəмендə сайлау хокукы барлык хатын-кызларга бирелгəн очракта, аны мөселман хатын-кызларына да тарату һəм шəригать буенча сайлый алсыннар өчен, хосусый кагыйдəлəр булдыру. I Дəүлəт думасына сайлаулар игълан ителгәч, хаки­мият, Акчураны депутатлыкка сайланудан читләштерү өчен, 5 март төнендə нахакка гаепләп кулга ала һәм шәһәрдә вәкилләр сайлау тәмамланганчы 43 көн төрмәгә ябып тота. Йосыф Акчура урынына депутат итеп Сәетгәрәй Алкин сайлана. Кадетлар һəм иттифакчылар I һəм II Дəүлəт думасы­на сайлаулар чорында бергә хәрәкәт итәләр, бу тактика ике як өчен файдалы хезмәттәшлек итү чарасы була. Татар либераллары 1905 елның 29 октябрендә Сәетгәрәй Алкин редакторлыгында иҗтимагый-сәяси һәм әдәби «Казан мөхбире» газетасын гамәлгә куя. Чынлыкта аны чыгаручы Йосыф Акчура була, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән сәясәтче журналист булып таныла. 1907–1908 елларда Акчура Россиянең төрле төбәклә­ренә, Көнбатыш Европага һәм Мисырга сәяхәт итә. Аның «Үкенечле 3 июнь вакыйгалары» исемле Рос­сия хакимияте сәясәтен тәнкыйтьләгән хезмәтен (1907) цензор В.Д. Смирнов, «матбугат канунын бозу» дип бәяләп, прокуратурага тапшыргач, автор Кырым­да җизнәсенең «Тәрҗеман» газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Биредә газетаның 25 еллык бәйрәмендә чыгыш ясый. Госманлы мәмләкәтендә революция турында хәбәр алгач, вак‑төяк эшләрен ашык‑пошык тәмамлап, 1908 елның октябрендә Истанбулга китә. Төркиядә вакытта Акчура Россиядәге милләттәшлә­ре белән элемтәләрне саклый. «Вакыт» газетасының чит илдәге хәбәрчесе сыйфатында күпсанлы мә­каләләр бастыра. 1909 елда берничә айга Петербуг­ка килә, биредә көткән сәяси үсеш күрмәгәч, кире кайтып китә. 1908-1913 елларда Төркиядә төреклеклеккә һәм төр­кичелеккә корылган «Төрек җәмгыяте түгәрәге» (1908), «Төрек йорты җәмгыяте» (1911), «Төрек учагы җәмгыя­те» (1912) һәм «Төрек белем җәмгыяте» (1913) кебек иҗтимагый фәнни-мәдәни оешмаларны нигезләүдә Йосыф Акчура турыдан-туры катнаша, аларның гыйльми эшчәнлеген җәелдерүдә үзәк фигура буларак олы хезмәт куя. «Төрек йорты җәмгыяте»нең матбугат басмасы «Төрек йорты» журналының 1911–1917 елларда алыштыргысыз мөхәррире була. Акчура Россиядә Гражданнар сугышы барганда, Госманлы дәүләтенең «Кызыл Ай» җәмгыяте вәкиле буларак, 1918 елның 13 гыйнварыннан 1919 елның 10 февраленә кадәр Россиядә яши. Башта Петроград һəм Мəскəүдə, аннары Идел буенда калган төрек əсирлəрен тиз арада Ватаннарына кайтуларын оеш­тыру, акчалата һәм азык‑төлек белән ярдәм итү өчен, Түбән Новгородта, Казанда, Сембердә, Самарада, Уфада була. 1923 елда оешкан Төркия Республикасында Йосыф Акчураның тормыш юлы махсус өйрәнүне сорый.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о начале работы сезонных ярмарок выходного дня


Спорт в России и мире
Москва

«Спартак» набрал больше всех очков в играх с командами из верхней половины таблицы РПЛ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассказал о планах расширения НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Эстрада

Смешарики и «Академия Эстрада Тинс» выпустили трек «Попурри»



Москва

«Не ожидала, что кроме научных перспектив передо мной откроются карьерные»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net