Әгерҗедә чаңгы спортын үстерү буенча үзгәрешләр булачак
(Әгерҗе, 28 март, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗенең «Орешник» ял паркында һәм көчле чаңгычылары белән дан тотучы Күләгәш авылында быел яктыртылучы чаңгы трассасы булдыру турында карар кабул ителгән. Бу турыда районы башлыгы Азат Вәлиев чаңгы спортын ябу буенча уздырылган ярышта әйтте. Ул хәзерге вакытта районда чаңгы узышлары һәм биатлон буенча федерация төзү буенча документлар эшләнгәнлеген, районда «Төнге марафон» оештыру күзаллануын да хәбәр итте. Әлеге идея тормышка ашкан очракта кичке сәгатьләрдә ветераннар, спорт сөючеләр арасында ярышлар уздыру мөмкин булачак, диде. «Орешник» ял паркындагы ике катлы йортның подвалын чаңгычылар өчен тренировка залы итеп төзекләндерү дә планлаштырылган.