Дәүләт Думасы Ирек Фәйзуллинны РФ Төзелеш министры вазифасына билгеләп куюны раслады
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан чыккан Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына билгеләнәчәк. Мондый карар бүген РФ Дәүләт Думасы утырышында кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан парламентарий Ольга Павлова хәбәр итте. «Депутатлар Ирек Фәйзуллинны министр вазифасына билгеләп куюны килештерделәр», - диде Павлова. Депутат сүзләренә караганда, Фәйзуллин — төзелеш өлкәсендә югары класслы профессионал, аны эксперт бәяләрен... Читать дальше...