Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Новости за 27.10.2020

Балалар табибы: «Мәктәпкә балалар ач килмәсен» — «Шәһри Казан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Рәсимә Галиева). «Балаларның сәгатьләп ялы турында карарлар юк, һәрбер әти-әни моны үзе хәл итә. Әмма Балаларның уку һәм ял чаралары да бер урында булса, бигрәк тә яхшы. Хәзер күп мәктәптә мондый мөмкинлекләр бар. Педиатр буларак шуны әйтәм: мәктәпкә балалар ач килмәсен…». Укучылар бөтен таләпләрне үтәргә дә риза, тик онлайн укытуга гына күчермәсеннәр. Бүген әти-әниләр дә шул ук теләктә: кабат дистанцион уку әйләнеп кайтмасын. Әмма укытуда берәр төрле үзгәреш булса... Читать дальше...



Коронавирус инфекциясеннән саклануның иң яхшы алымын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән саклану өчен иң яхшы алым – аңа каршы прививка ясату. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узган «Сәламәт җәмгыять» форумында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Коронавируска каршы прививка ясатырга, вакцинация узарга кирәк. Вирус билгеле түгел, без аны әле ахыргача белмибез», - диде Попова. Читать дальше...

Уфада драматург, журналист һәм җырлар авторы Зөһрә Фәйзуллина вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Уфада 74 яшендә шагыйрә, драматург, журналист, үзешчән композитор Зөһрә Фәйзуллина вафат. Хезмәттәшләре хәбәр итүләренчә, язучы хастаханәдә вируслы пневмониядән дәваланган, ИВЛ аппаратына тоташтырылган була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Фәйзуллина Зөһрә 1946 елның 29 июлендә Әбзәлил районы Казмаш авылында туа. 1996 елдан 2001 елга кадәр «Атайсал» төбәкара газетасының баш мөхәррире була. 2005 елдан 2012 елга кадәр Сибай башкорт «Чулпан» балалар театрының әдәби бүлеге җитәкчесе булып эшли. Читать дальше...

Татарстанда коррупциягә каршы тору буенча кайнар элемтә оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 октябрьдә, 10.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү эшен оештыра. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөрәҗәгатьләр ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе ( https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm ) аша 28 октябрьгә кадәр һәм 8 (800) 350-44-72 кайнар элемтә телефоны буенча кабул ителәчәк. Кабул итүне ТР Иҗтимагый палатасының Җәмәгать контроле комиссиясе әгъзалары... Читать дальше...

Буа, Чүпрәле, Мөслим районнарында кош гриппы очраклары теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Октябрь аенда Буа, Чүпрәле, Мөслим районнарында кош гриппы очраклары теркәлгән. Бу турыда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте. 7 октябрьгә кадәр хайваннарда йогышлы авыруларның барлык төрләре буенча Татарстан Республикасы имин булып саналган. «7 октябрьдә Буа районында „Хәйруллин“ фермер хуҗалыгында кош гриппы теркәлде. Чуашия Республикасыннан ветеринария документларыннан... Читать дальше...



Казанда Венера Гәрәева белән хушлаштылар

Azatliq.org 

Танылган педагог, татар милли җыр сәнгате галиме белән хушлашырга якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, ул җитәкләгән ансамбль артистлары, җәмәгатьчелек вәкилләре килде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Милләтара мөнәсәбәтләрне саклау — мөһим бурыч

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милләтара мөнәсәбәтләрне саклау мөһим бурыч булуын аңлау мөһим. Бу хакта бүген Питрәч районында Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узды.  Ул милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту процессы республика тормышында зур роль уйнаганын билгеләп узды. Татарстан Президенты Рөстәм... Читать дальше...

Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 27 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте. Фаҗига кичә көндез булган. Малай, аңын югалтып, уку йорты коймасы янында җиргә егылган. Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган. «Үсмер соңгы көннәрдә кәефе начар булуын әйткән. Ул башы бик каты авыртуга зарланып медицина кабинетына мөрәҗәгать иткән, аның кан басымы уйнаган. Читать дальше...

Равил Гайнетдин: Дин әһелләре татар телен саклап калучы булып хезмәт итүчеләр түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин фикеренчә, дин әһелләре татар телен саклап калу өчен хезмәт итүчеләр түгел. Алар — рухи яктан тәрбиячеләр. Бу хакта ул Финляндия ислам җәмгыяте уздырган видеоконференция дә әйтте. «Безнең зыялыларыбыз татарларны алга алып барырга тиешле кешеләр. Алар үз вазифаларын башкармаса, бу тарих битләренә язылачак. Дин әһелләре татар телен саклап калучы булып хезмәт итүчеләр түгел. Читать дальше...

Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимы кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) илдә гомуми битлек режимы кертте. Илнең баш санитар табибы Анна Попова шул хактагы карарны имзалаган. «Россия Федерациясе территориясендәге затларның кеше күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда сулыш органнарын саклау өчен гигиена битлекләре киюүен тәэмин итәргә», - диелә документта. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган. Аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ун кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өендә дәвалана», - дип искәрттеләр ведомствода. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (14 кеше) һәм 50-60 яшь (ун кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, аларның икесе - балигъ булмаган яшьтә... Читать дальше...

Кремль һәм Киров дамбалары арасында «Манзара» паркы калкып чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Кремль һәм Киров дамбалары арасында «Манзара» паркы үсеп чыгачак. Аны төзү Казансу елгасы яр буен үстерү проектында каралган. Instagram социаль челтәрендәге «Казансуны үстерү стратегиясе» сәхифәсендә казанлылар арасында сораштыру үткәрелүе хакында хәбәр ителә, аның нәтиҗәләре парк концепциясе нигезенә ятачак. «Безгә әлеге территориядә сакларга һәм теләктәшлек күрсәтергә теләгән мөһим традицияләр турында сөйләгез, үз идеяләрегез белән уртаклашыгыз!»... Читать дальше...

7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә вакытлыча эшкә яраксызлык пособиесе артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләнәчәк. 2020 елның 28 сентябрендә узган Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча РФ Президенты тарафыннан расланган йөкләмәләр исемлегендә шул хакта сүз бара. Иминият стажының озынлыгына карамастан уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләү һәм пособиене финанс... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт, культура, Россия: директор Бурдрамаы награждена медалью «За заслуги перед Бурятией» в Бурятии





Персональные новости
Арцах

Одна из целей неофашистского Азербайджана - уничтожение Христианства





Татарстанда Covid-пациентлар белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә түләүләр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Министрлар Кабинеты Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә түләүләрне 2020 елның 15 ноябренә кадәр озайтты. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган. «Яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнар һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы янаган төркемгә кергән затларга социаль хезмәт күрсәтүче стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә... Читать дальше...

Россиядә кече бизнесны тикшерүне 2021 ел ахырына кадәр тыярга мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Кече бизнесны тикшерүне 2021 елның 31 декабренә кадәр тыярга мөмкиннәр. Россия Президенты Владимир Путин РФ Министрлар Кабинетына шундый йөкләмә биргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Россия Федерациясе законнарына кече эшкуарлык субъектларына карата планлы контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга бәйле тыюны 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтуны күздә тоткан үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә», - диелә боерык текстында. Йөкләмәдә әйтелгәнчә, әлеге тыю салым һәм таможня контроленә... Читать дальше...

Татар җәмәгатьчелеге Венера Гәрәеваны соңгы юлга озатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева белән Татарстан урамында урнашкан өе янында хушлаштылар. «Венера Хәсәновна татар сәнгате өчен күп тырышты. Үзе дә күп кешегә ярдәм итте, кешеләрнең хезмәт сөючәнлек сыйфатын югары бәяли иде. Соңгы вакытта да ул безнең белән тыгыз эшләде. Карантин вакытында онлайн киңәшләрен бирде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Юрий Жуков. Читать дальше...

Михаил Мишустин Россиядә торак бәяләре артуын туктатырга вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин илдә торакка бәя артуын туктату максатын куйды. Хөкүмәт башлыгы Дума фракцияләре лидерлары белән очрашуда шулай дип белдерде. Мишустин хәзерге вакытта вице-премьер Марат Хөснуллинның төзелеш өлкәсендә процедураларны гадиләштерү юнәлешендә эшләвен искәртте. Ипотека ставкасын киметкән вакытта Хөкүмәт төзелеш компанияләренә «йогынты ясый алсын» өчен бер үк вакытта төзелешне тизләтү һәм торакның бәясен киметү мәсьәләсе хәл ителә. Читать дальше...

Айрат Фәррахов: Киләсе өч елда ил бюджеты дефицитлы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). 2021-2023 елларга исәпләнгән федераль бюджет дефицитлы булачак. Казна керемнәре кимүнең төп сәбәбе коронавирус пандемиясенең тискәре нәтиҗәләренә бәйле, әмма дәүләт гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрне дә үтәячәк. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Шул ук вакытта, 2019 елда без илкүләм максатлар һәм стратегик бурычларга зур күләмдә чыгымнар... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Развод на договорных матчах: схемы, риски и пути предотвращения


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Чем грозит парковка на газоне





Путин в России и мире
Москва

"У меня такая судьба": Лукашенко рассказал о причине своего спешного отъезда прямо с парада


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко: великая Победа является главным моментом становления белорусской нации




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



PR sound

Новая песня "Сталинград" - дань памяти героическим защитникам города



Москва

Посольство Болгарии в РФ отреагировало на слухи о невыдаче шенгенских виз россиянам

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net