Юрий Гагарин белән очрашкан укытучы Бибинур апа 100 яшьлеген бәйрәм итә - «Мәгариф»
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» ). Бу көннәрдә Казанда яшәүче улында гомер кичерүче мәгариф ветераны Бибинур Хөснуллинаның телефоны тынып тормыйдыр. 100 яшен билгеләп узучы Бибинур Шәйхлислам кызын Югары Ослан районынының Бакча-Сарай авылында яшәүче ирле-хатынлы укытучылар Римма һәм Әнвәр Шәрәфиевләр дә котлауларын юллыйлар. Аларга Ватан авылыннан Сания Фәйзуллина (86 яшь), Ханты-Мансийсктан Фәридә Рәхимова (87 яшь), Казан шәһәреннән Илһамия Әхмәрова, Нурания һәм Зөфәр Ногмановлар, Яңа-Болгар авылыннан Саҗидә Кәбирова да кушыла. Читать дальше...