Татарстанда бәрәңге җыю төгәлләнде
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иң яхшы бәрәңге уңышы - Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды. Татарстанда шулай ук ашлык кукурузы 10,3 мең гектардан (фаразга карата 23%) 57,6 мең тонна җыеп алынган. Көнбагыш 88,7 мең гектардан (74%) 149,5 мең тонна җыеп алынган. Читать дальше...