Башкортстанда авыл җирләрен хөкүмәткә тапшыручы канун йомшартыла
Башкортстан корылтаенда икенче укылышта каралыр алдыннан канунга төзәтмәләр кертелгән. Беренче өлгегә халык кискен каршы чыккан иде.
Башкортстан корылтаенда икенче укылышта каралыр алдыннан канунга төзәтмәләр кертелгән. Беренче өлгегә халык кискен каршы чыккан иде.
Автобуслар график буенча 15 минут саен йөреп тора.Тик пассажирлар саны гына аз.
(Чаллы, 13 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шимбә төнендә коляскада табылган ике яшьлек кызны Балалар йортына тапшырганнар. Бу хакта «Татар-информ» га хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте. Бу хәл 10 октябрь төнендә, Яңа шәһәрнең 1/15 йорты янында булган. Узып баручы кеше ишегалдында караучысыз калдырылган коляска күреп ала, аның эчендә бала ята. Якын-тирәдә олы кешеләр булмый, шуңа күрә ир-ат полиция чакырта. Табиблар баланы Кама балалар медицинасы үзәгенә алып китә, анда баланың нык туңганын ачыклыйлар. Читать дальше...
Средняя урожайность по республике составила 273 ц/га.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2020 елның ноябреннән сулыкларда ныгымаган, ягъни җиде сантиметрга җитмәгән боз өстендә йөрүчеләргә штраф салачаклар. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте. «Кешеләрнең ныгымаган бозга керүен тыю максатыннан ноябрьдән муниципаль районнарда махсус патрульләр эшләячәк», — диде Юрий Венедиктов. Су объектларында кеше гомерен саклау кагыйдәләре нигезендә... Читать дальше...
Район җитәкчелеге Егоркино,Урта Камышлы һәм Вишневая Поляна мәктәпләрендә булды һәм республика программасы буенча башкарылган эшләрне карады.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Кызны Карл Маркс урамында ташландык биналар янында табып алганнар. Яшүсмерне район үзәк хастаханәсенә алып китәләр, әмма берни белән дә ярдәм итә алмыйлар — кыз вафат була. Вакыйга урынына Яшел Үзән прокуроры урынбасары Фәргать Шәйхаттаров чыкты. Гадәттән тыш хәлнең шартлары ачыклана.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның декабрь ахырына кадәр барлык территориаль сайлау комиссияләре составларын да яңартып бетерәчәкләр. Территориаль сайлау комиссияләре рәисләрен конкурс нигезендә сайлаячаклар. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Киләсе декабрьдәге мөһим вакыйга — территориаль сайлау комиссияләренең яңа составларын оештыру булачак. Үзебезнең сайлау системасын тулысынча диярлек үзгәртәчәкбез. Барлык 65 территориаль сайлау комиссияләрендә сайлаулар узачак... Читать дальше...
В квартире по ул. Советская в Нурлате задержан ранее судимый гр.К.1988 года рождения, у которого изъято 0.785 грамм гашишного масла и 3.02 грамма наркотического средства каннабис (марихуана).
Сегодня подтверждено два случая смерти от коронавирусной инфекции в Татарстане.
Татарстанцы, которые попытаются перейти реки и озера по льду в неположенном месте, будут пойманы патрульной бригадой.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус аркасында илдәге мәктәпләрне читтән торып укуга күчерергә җыенмый. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС. «Министрлыкта даими нигездә дистанцион укытуны кертү буенча бернинди планнар да юк. Ә мондый хәбәрләр — социаль киеренкелек китереп чыгару өчен чираттагы провокация омтылышы гына», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте. Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә интернетта даими нигездә... Читать дальше...
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Чаллыда яшәүче 1940 елгы хатынны пневмония белән автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә илтәләр. Хатын-кызның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган. 1947 елда туган икенче бер хатын-кыз... Читать дальше...
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Мәгариф түрәләре өйдә уку булмаячак дип тынычландырса да, әти-әниләр рухи яктан онлайн укытуга әзерләнә башлады. Бүген Казанда 8 сыйныф ябылган, республика буенча төгәл саннар әлегә билгеле түгел. Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) онлайнга укытуга күчә икән, дигән хәбәр дә күпләрнең йокысын качырды. Татарстанда көзге каникуллар вакыты үзгәрми: 2 — 8 ноябрьгә билгеләнгән. Узган атна ахырында Казан илкүләм... Читать дальше...
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 диагнозлы пациентларны дәвалаучы табибларга түләүләрне озайттылар. Әлеге указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Түләүләр яңа covid-19 коронавирус инфекциясе ачыкланган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры катнашучы медицина һәм башка хезмәткәрләргә бирелә. Карарда «2020 елның апрель–августы» сүзләрен «2020 елның апрель-сентябре»нә алыштырганнар.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу көздә Казанда әбиләр чуагы озакка сузылды. Ул сентябрьнең егермеләрендә башланып хәзергә кадәр дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Әбиләр чуагы һәр елны булмый, ә быел ул озакка сузылды һәм шимбәгә — 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада уртача тәүлеклек температура климатик нормадан сигез градуска югары», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда быелгы әбиләр чуагы 145 еллык метеокүзәтүләр тарихында озакка сузылуы буенча икенче булды. Казан федераль университеты метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Быелгы әбиләр чуагы озакка сузылуы буенча лидерлар өчлегенә йөз процент керәчәк. Ул икенче урынны алыр, мөгаен. Әмма бу чорда Казанда һава торышын күзәтүләр тарихында бер генә абсолют температура максимумы да теркәлмәде», - дип искәртте метеоролог. Читать дальше...
При условии, если окажутся на улице Шигабутдина Марджани в Казани.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озату иртәгә «Татмедиа» бинасы янында була. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге хәбәр итә. Мәрхүмнең җәсәде Декабристлар урамындагы 2 нче йорт адресында урнашкан «Татмедиа» бинасының «Идел-пресс» ягына куелачак. Хушлашу 10.00 сәгатьтә башлана. Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе, «Звезда Поволжье» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка 66 яшь иде. Ул хастаханәдә вафат булды.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов көймәләрдә йөзүне быелга туктатырга кирәклеген әйтте. Бу турыда ул республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Көймәләр өчен 2020 ел навигациясен тәмамларга, сулыклардан кече судноларны күтәрергә һәм аларны кышкы саклауга куярга кирәк», — диде Юрий Венедиктов. Гадәттә, Татарстанда зур суднолар өчен су юллары 20 ноябрьдә ябыла, ләкин су иртәрәк катса, алданрак та ябылу ихтимал. Читать дальше...
Татар иҗтимагый үзәге Казанда бер кешелек пикет уздырып Хәтер көнен искә төшерде. Пикетка чыккан Кәшиф Гатин Русия 1552 елгы җинаятенең фаш ителүен теләмәгәнгә күрә Хәтер көне митингына рөхсәт бирми дип саный.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәләнең яшь җырчысы Данила Новиковның чыгышын бәяләде һәм аңа «Ты супер!» вокаль проекты ярымфиналында уңышлар теләде. Республика Президенты Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә шулай дип язган. «Данила, син булдырасың, искиткеч чыгыш ясадың! Ярымфиналда уңышлар телим», - дигән Миңнеханов. «Ты супер!» халыкара вокаль проектында катлаулы язмышка ия, тәвәккәлләп зур сәхнәдә чыгыш ясарга карар кылган балалар катнаша. Читать дальше...
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, ТР Президенты премиясе лауреатларына мактау билгеләре һәм дипломнар тапшырылды. Лауреатларның берсе — Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илдар Баязитовның эшчәнлегенә бәяләмә бирде. «Илдар Баязитов актив хәйрия эшчәнлеге алып бара. Читать дальше...
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Болак суында өзелгән аякка тап булганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Куркыныч табылдыкка Болак буеннан үтеп баручылар юлыккан. Ул сентябрь башында авариядә һәлак булган өлкән яшьтәге хатын-кызның аягы булырга тиеш дип фаразлана. Табылдыкны экспертизага җибәргәннәр. «Татар-информ» агентлыгы сентябрь башында Уң Болак урамында «Субару» автомобиле светофорның кызыл уты янганда юл аша чыккан өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде. Читать дальше...
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда өч медицина хезмәткәре Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» прививкасын ясаткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Өч медицина хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты. Барысы да үзләрен яхшы хис итә», - дип искәрттеләр ведомствода. Табибларның өчесе дә Казанда эшли, аларда вакцинаның тискәре йогынтысы сизелмәгән. Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.