Башкорт драма театры генерал Миңнегали Шәйморатов турында спектакль әзерли
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры «Шәйморатов-генерал» театральләштерелгән документаль проект-тамаша кую өстендә эшләргә кереште. Тарихи проект Россия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка багышланачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Сценарий авторы — Зөһрә Буракаева, режиссер-куючы — Хөрмәтулла Үтәшев. «Сценарий республиканың Милли һәм хәрби-тарихи музейлар фондындагы документаль чыганаклар буенча язылачак. Консультант тарихчы Салават Хәмидуллин булачак»... Читать дальше...