Чулпан Җәлилова: Балачакта минем өчен төп кеше әни түгел, әти иде
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Резеда Сәлаховага биргән интервьюда балачагында әтисе белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән. «Балачакта минем өчен төп кеше әни түгел, әти иде», — дигән ул. «Әти минем белән күп шөгыльләнде, әкиятләр дә уйлап чыгара иде, Казансуда көймәдә дә йөртте, үзе белән эшенә дә ала иде. Аның күн креслосын хәтерлим. Мин сабыр, тыныч бала булганмын, көтеп утыра идем. Ул киңәшмәләрдән чыккач, әти инде „минеке“ иде. Читать дальше...