Рөстәм Миңнеханов авылга мәдәният хезмәткәрләре килсен өчен грант кирәк дип саный
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылларга мәдәният хезмәткәрләре килсен өчен грант кирәк. Бу хакта ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында сөйләде. Сорау яшь белгечләргә дәүләттән ярдәмгә кагылышлы иде. «Авылларда аеруча агросәнәгать комплексы, медицина белгечләре белән проблемалар бар. Аларга ярдәм чаралары кертелгән. РФ Мәдәният министрлыгы белән эшлибез. АПК, медицина тармагындагы кебек үк, мәдәният хезмәткәрләренә дә грант булсын. Читать дальше...